Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:12

Удальцов төрмә җәзасына протест белдереп ачлык игълан итте


Сергей Удальцов Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә

Сергей Удальцов Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә

"Сул фронт" координаторы Сергей Удальцов Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең үзен 4,5 ел төрмәгә хөкем итүенә ризасызлык белдереп ачлык игълан итте. Удальцов һәм Леонид Развозжаев 2012 елның 6 маенда Мәскәүнең Сазлык мәйданында тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп пәнҗешәмбе көнне төрмә җәзаларына хөкем ителде. Мәхкәмә утырышы тугыз сәгать дәвам итте.

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева бу карарны "сәяси" дип атады. "Ул көн булган барлык вакыйгалар провокация булды", диде Алексеева.

Оппозициядәге "Солидарность" хәрәкәте җитәкчесе Илья Яшин, Русиядә сәяси тоткыннарның саны артуын белдереп, оппозиция урам җыеннарын дәвам итәчәк, диде.

XS
SM
MD
LG