Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:40

Ураза бәйрәменең беренче көне, ягни 28 июль Кырымда ял көне итеп игълан ителде. Бу хакта Кырым мөселманнары мөфтияте хәбәр итте.

"28 июль, Ураза бәйрәме көне эш көне түгел, ял көне итеп игълан ителсен", диелә "Кырым хөкүмәте" рәисе Сергей Аксенов имзалаган фәрманда. Аксенов бу фәрманны Русиянең 1997 елда кабул иткән "Вөждан иреклеге һәм дини оешмалар хакындагы" канунына сылтау белән чыгарган.

Элекке елларда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә тик мөселманнар (Кырымда мөселманнарның 99 процентын 300 меңга якын кырымтатарлар тәшкил итә) бер көн ял итә ала иделәр, әгәр дә эш урыннарында моңа җитәкчеләр риза булса. Шул ял иткән көнне алар икенче бер вакытта өстәмә рәвештә эшләргә тиеш иде. Аксеновның фәрманы нигезендә бу юлы Ураза бәйрәм бөтен Кырым буенча ял көне итеп игълан ителде.

Заманында мондый канун проектын Кырым Югары радасы ике тапкыр карап Украина Югары радасына раслау өчен юллаган иде, ләкин Киев моны урынсыз дип кире кайтарган иде. Ул проектларны Кырым Югары радасындагы кырымтатарларның "Корылтай-Рух" фракциясе әгъзалары әзерләгән иде.

Бу елның май аенда Кырым Дәүләт шурасында рәис урынбасары итеп билгеләнгән Ремзи Ильясов бу канун проектын яңадан көнтәртибенә чыгарды һәм ул беренче укылышта кабул ителде. Дөрес, бу көн белән бер рәттән Кырым республикасы көне итеп 11 март, Кырым республикасы конституциясе көне итеп 11 апрель тәкъдим ителә. Христиан дине бәйрәмнәре – Пасха һәм Троица да ял көннәре итеп тәкъдим ителә.

Истәлекле көннәр итеп 18 май – кырымтатарларның матәм көне һәм 18 март – Кырымның Русия федерациясенә керүе хакында "аңлашу" имзалаган көн тәкъдим ителә бу канун проектында. Ләкин бөтен бу көннәр канун итеп әлегә расланмады.

Шуны да әйтергә кирәк, истәлекле көн итеп тәкъдим ителгән 18 май – матәм көнендә быел Кырым "хакимияте" Акмәчетнең үзәк мәйданында уздырырга ризалык бирмәгән иде. Моңа сылтау да табылды, ягъни Украинаның көнчыгышында сугыш бара, диелде. Канун кабул ителсә, бу көнгә багышланган чараның кайда уздырылачагын тик фараз итергә мөмкин. Кануннар бүгенге сәясәткә туры килмәсә, аларны төрле сылтаулар белән үтәмәскә дә мөмкин.

Кырымтатарларга каршы мондый сәясәт гел кулланылып килде. Советлар берлегенең кануннарында, Конституциясендә дә бөтен халыклар бертигез иде, ләкин алар арасында тагын да "тигезрәк" халыклар бар иде бит. Ә инде кырымтатарларны Кырымга кертмәү, аларны куып чыгарулар, үтерүләр, төрмәләргә утыртулар бөтен кешелек кануннарына, кеше хокукларына каршы иде, ләкин тулаем бер халыкка каршы мондый дискриминация һәм сегрегация дистәләрчә ел буе кылынып килде.

Кырымның яңа шартларында да, март аенда Кырым министрлар шурасы алдында ялгыз тыныч пикет үткәргән өч бала атасы Решат Аметов үтерелде. Сакланып калган видеода аны мәйданнан кырым самообороначыларының көч белән машинага утыртканнары ап-ачык күренә. Гаеплеләр әле дә табылмады, бу эшне тикшерүче дүртенче кеше алышынды инде, ләкин бер нәтиҗә дә юк. Кырымда юкка чыккан Украина яклы Тимур Шаймарданов һәм башка яшьләрнең дә язмышы билгеле түгел, мәҗлес әгъзасы Абдураман Эгизның Акмәчеттә көндез самообороначылар тарафыннан кыйналуы – болар бөтенесе кануннар кабул итү хокукына ия булган канунсыз Кырымда була.

Июль аенда самообороначыларның бер меңе рәсмиләштереләчәген, аларга Кырым бюджетыннан 400 миллион сум тотылачагын игълан итте Кырымның беренче кешеләре. Самообороначылар, имеш, үзләрен иң яхшы яктан күрсәттеләр дип тә искәртелде.

Ураза байрәмен ял көне итеп игълан итү, әлбәттә, яхшы бер күренеш, тик бүгенге шартларда бу карар мөселманнарны тынычландыру, йә күз буяу өчен генә кабул ителмәсен иде.

XS
SM
MD
LG