Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:00

Акмәчеттә Зөләйха һәм Бәкир Чобан-задәне искә алдылар


Чобан-задәләрне искә алу кичәсендә язучы Риза Фазыл чыгыш ясый

Чобан-задәләрне искә алу кичәсендә язучы Риза Фазыл чыгыш ясый

24 июльдә Акмәчеттә күренекле кырымтатар галиме, 1938 елда Азәрбайҗанда репрессияләнгән профессор Бәкир Чобан-задәне һәм аның сеңлесе, Үзбәкстанда сөргенлектә Әндиҗан өлкәсендә вафат иткән Зөләйха Чобан-задәне искә алдылар. Чараны Кырымтатар язучылары берлеге оештырды.

Язучылар берлеге рәисе Риза Фазыл Чобан-задәның кырымтатар халкы өчен кылган эшләре, аның сеңлесе Зөләйха язып калдырган көндәләкләр, хатирәләре хакында сөйләде.

Чарада бу көндәләкләрне Зөләйха ападан алып саклаган, бу көнгә кадәр җиткергән Гульшен Ибадуллаева, галим Нариман Абдульваапов чыгыш ясады. Ахырда Бәкир һәм Зөләйха Чобан-задәләр рухына дога кылынды, ифтар ашы бирелде. Чарага кырымтатар эшкуары Сейран Осман матди ярдәм күрсәтте.

Бәкир Чобан-задә 1893 елда Карасубазарда көтүче гаиләсендә туа, мектебе-рушдиедә (ХХ гасыр башындагы кырымтатар мәктәбе), аннары Төркиядә белем ала. Укуын ул Маҗарстанда тамамлый, профессор дәрәҗәсенә ирешеп Кырымга кайта. 1924 елда аны Акмәчеттәге университетка ректор вазифасына тәкъдим ителәр, ләкин бу тәкъдимне хакимиятләр расламый.

Бәкир Чобан-задә китаплары

Бәкир Чобан-задә китаплары

Бәкир Чобан-задә төрки телләрне латин графикасына күчерү конференцияләрендә актив катнашып күп кенә гыйльми юнәлешләрне алып барган галим була. Ул Дагыстанда, Фирганәдә, Азәрбайҗанда, Маҗарстанда, Төркиядә, Кырымда танылган бер галим. Кырымда аңа каршы эзерлекләүләр башланганнан соң ул Азәрбайҗанга китәргә мәҗбүр була. Анда университетта укыта, тарихчы Газиз Гобәйдуллин белән дуслаша, ләкин 1938 елда аны милләтчелектә, пантөркизмда гаепләп репрессиялиләр.

Аның сеңлесе Зөләйха Чобан-задә Карасубазарның Баксан авылында улы Субутай белән яши. Сугыш елларында 17 яшенә җиткән улын алманнар чистартуы вакытында кулга алалар һәм берничә кырымтатар егете белән базга бикләп яндыралар. Ул шулай һәлак була.

Чобан-задәләрне искә алу кичәсеннән

Чобан-задәләрне искә алу кичәсеннән

1944 елның 18 маенда Зөләйха Чобан-задә бөтен кырымтатар халкы белән Кырымнан Үзбәкстанга сөрген ителә. Анда ул ялгыз яши, мәктәптә укыта, бик авыр тормыш кичерә, ләкин ул көндәләк язып абыйсы, Кырымның тормышы, төрле кырымтатар зыялылары хакында хатирәләрне, шигырьләрне язып калдыра.

Аның кайбер шигырьләре, Чобан-задәләрне искә алу кичәсендә дә яңгырады, Зөләйханың яндырылган улы Субутай хакында шигыре беркемне дә тыныч калдырмады.

Зөләйха Чобан-задәнең бу хатирәләрен, шигырьләрен аерым китап итеп чыгару кебек тәкъдим дә яңгырады бу кичәдә. Чараның мәдәни өлешеннән соң Бәкир һәм Зөләйха Чобан-задәләр рухына дога кылынды, ифтар ашы бирелде. Катнашучылар мондый очрашуларны даими үткәрергә кирәк дигән фикер белдерде.

Бәкир Чобан-задәнең "Тувгъан тиль" шигыре

Сени мен Къырымда, Къазанда таптым, Джурегим къайнагъан, ташкъанда таптым…

Джат эльде мугъайып, аджынып джурьгенде, Умютим, хаялым шай тюшип джурьгенде,

Мойнынъа сарылдым дертимни айтып, Бир гузель сёзинъмен озиме къайтып…

Джырларынъ болмаса, маненъ болмаса, "Джурт" деген сёзинъмен джурек толмаса,

Ах, насыл джурермен гъурбет якъларда, Танышсыз-билишсиз, ят сокъакъларда?..

Бильмиймен, туркми, татармы адынъ? Бек яман татлысынъ – Танърыдан дадынъ.

Туркде, татарда сенинъ сёзлеринъ, Экиси эки чифт мунълы козлеринъ..,

Виана огюнде, Къазакъ ичинде Барабар джырладыкъ Хиндлерде, Чинде…

Анъласын бир сени – душман да сюер, Бир джаныкъ сёзинъмен джуреги ийер…

Истиймен озинъни эр якъта корьмек, Эр ерде инджинъден дестанлар орьмек…

Къушларгъа, къашкъыргъа уйретсем сени, Сен болсанъ оксюзнинъ гонъюльден сюйгени…

Джамиге, михрапкъа, сарайгъа кирсенъ, Денъизлер, чёллернинъ четине ерсенъ…

Сенинъмен душмангъа Ярлыкълар язсам, Къарувлы сёзинъмен гонъюльни къазсам…

Къабримде мелеклер соргъу сораса, Азраиль тилимни бинъ кере тораса,

"Оз тувгъан тилимде айт магъа!" дермен, Озь тувгъан тилимде джырлап олермен…

Гонълюмни къайгъылар кемирип тургъанда, Халкъымны тынышсыз йылдызы ургъанда,

ТУВГЪАН ТИЛЬ – башкъасы акълыма кельмий, Бир буюк сырымсынъ, душманлар бильмий.

XS
SM
MD
LG