Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Татарстан туристларга нинди экзотик урыннар тәкъдим итә ала?


"Туган авылым" комплексында туристларны татар фольклоры белән таныштыручы "Сорнай" ансамбле

"Туган авылым" комплексында туристларны татар фольклоры белән таныштыручы "Сорнай" ансамбле

Милли ризыклар, татар халык иҗаты, авыл халкының көн күреше, Болгар – барысы да иң беренче чиратта читтән килүчеләргә кызык булачак, дип белдерә Татарстанның туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов.

Узган елның беренче биш ае белән чагыштырганда быел майга кадәр Татарстанга килгән туристлар 25 процентка арткан. Бу хакта Азатлыкка республиканың туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде. Ул Татарстан белән кызыксынучылар арта барыр дип тә өметләнә. Узган ел, Универсиада шаукымы сәбәпле, Казанга килүчеләр ике миллион йөз мең кеше булган. Комитет быел аның кадәр үк булмаса да, 1,8 миллион кеше килер дип исәпли.

Республика хөкүмәте раслаган "Татарстанның туристлык һәм кунакчыллык тармагын үстерү" програмында 2020 елга 3,3 миллион турист киләчәк дип белдерелә. Бу програм өчен 7 ел эчендә 1,8 миллиард акча тотарга исәплиләр.

Бу програмда туристларга Татарстанга килү өчен арзанлы транспорт булмау, очкычларның тузганлыгы, тимер юлдагы вагоннарда сервисның аксавы, милли ризыклар җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәү дә әйтелә. Документта Татарстан һәм аның мөмкинлекләре турында мәгълүмат тарату, шул исәптән интернетта да, көндәшлеккә бирешмәү өчен туристлык бренды булдыру, төрле чаралар үткәрү кирәклеге дә күрсәтелә.

Сергей Иванов

Сергей Иванов

Туристлык белгечләре бу програмны эшләгәндә җәмәгатьчелеккә чыгармауны тәнкыйтьли. Програм туристлык өлкәсендә файдага булачагына дип шик белдерүчеләр дә бар.

Комитет документның Австриянең Kohl&Partner ширкәте әзерләгән проект нигезендә эшләнүен белдерә. Бу ширкәт 2007 елда Татарстан өчен шундый ук бер програм әзерләгән иде инде. Белгечләр акча тотылыр, әмма аның тагын нәтиҗәсе булмас дип тә борчыла.

Турист кая гына җыенмасын, ул башка җирдә булмаган кызыклы тормышны, архитектура һәйкәлләрен, тарихи истәлекләрне, табигать гүзәллекләрен, башкача яшәү рәвешен күрергә юл ала. Татарстан чит илләрдән һәм шулай ук Русиядән килүче туристларга нинди авыз ачып шаккатырлык, ягъни экзотик урыннар тәкъдим итә ала соң? Андый урыннар бармы? Азатлык бу сорауны Татарстанның туристлык комитеты башлыгы Сергей Ивановка юллады.

Комитет башлыгы сүзләренчә, татар мәдәнияте, иң беренче чиратта, читтән килгәннәр өчен экзотика булып тора. Иванов мәдәният дигән төшенчәгә гореф-гадәтләрне һәм милли ризыкларны да кертә.

Татар милли ризыклары

Иванов туристлар Казанда инде бүген үк өч урында татар милли ризыкларын авыз итә һәм кайбер урыннарда аларны әзерләү серләре белән якыннан таныша ала дип белдерә.

Беренчесе – Иске татар бистәсендәге ресторан. "Андагы җиһазлардан, бизәлештән һәм шулай ук рухыннан да татарлык аңкып тора", ди Иванов.

Икенчесе – "Туган авылым" мәдәни күңел ачу үзәге. "Бу комплексның, бер яктан, татарча итеп төзелүе тартып торса, хәзер анда безнең тәкъдим белән фольклор төркеме дә чыгыш ясый. Бу коллектив туристларга милли киемнәрдә татарча бии, татар җырларын башкара", ди Иванов.

"Туган авылым" комплексындагы тегермән

"Туган авылым" комплексындагы тегермән

"Туган авылым" комплексының "чәчәк аткан" һәм хуҗасы алышынып "сүнеп калган" вакытлары да булды. Казанның үзәгендәге миллилек белән аерылып торган бу өлеше туристлар яраткан урынга әйләнә алмый азапланды.

Иванов милли ризыклар һәм "Сорнай" төркеме анда эшли башлау туристларны җәлеп итәргә этәргеч бирәчәк дип әйтә. "Сорнай үзе җырлап-биеп кенә калмый, ә туристларны да түгәрәккә чакыра. Бу без уйлап тапкан әйбер түгел. Милли фольклор бөтен илләрдә дә әнә шул рәвешле тәкъдим ителә. Карап кына тормыйлар, туристлар үзләре дә катнаша", ди Иванов.

Иванов фикеренчә, татар милли ризыкларыннан, шулай ук, "Татар ашлары йорты"нда да авыз итәргә мөмкин.

Киләсе елга комитет татар ашлары атналыгы үткәрергә тели. Атналык вакытында Казандагы күпләгән ресторан һәм кафелар да бу чарага кушылыр дип өметләнә ул. Иванов сүзләренчә, инде кайбер рестораннар татар ризыкларын әзерләү серләренә дә өйрәтә башлаган.

"Ризыкны әзерләгәндә туристлар үзләре дә катнаша. Аларга ничек итеп әзерләү серләрен аңлаталар. Ә ризык пешеп чыккач, бергәләп авыз итәләр", ди Иванов.

Иванов сүзләренчә, Казанны белмәгән турист үзеннән-үзе татар ашлары, татар фольклоры тәкъдим ителгән урыннарга барып керми. Ел саен Казанда төрле турширкәтләрнең чарасын үткәргәндә комитет бу урыннарны һәм шулай ук башка турист маршрутларын да тәкъдим итәчәк. Хәзер мәгълүмат чаралары белән ныграк эшләргә җыеналар. Туристларны җәлеп итәрлек төрле урыннарга алдан пресс-турлар оештыралар. Шулай ук үзләре чыгарган басма мәгълүматка бу урыннар турында тәфсиллерәк язачаклар.

Халык көн-күреше һәм яшәү рәвеше

Иванов республикада агротуристлыкның башланып китүен, әмма җитәрлек дәрәҗәдә булмавын әйтә.

"Хәзер безнең республикада өч хуҗалык бар. Алар төрле дәрәҗәдә. Алар арасында ел буе меңләп турист кабул иткәне дә бар. Без мондый хуҗалыклар күбрәк булырга тиеш дигән максат куйдык. Без хәзер мондый хуҗалыклар оештырырга теләүчеләрне инде эшләп килгәннәре янына китереп укулар үткәрәбез. Минемчә бу юнәлеш яңа булса да, аның киләчәге зур", ди Иванов.

Ул үзенә бигрәк тә Ямаширмә авылындагы Мөхәммәд Котдусов хуҗалыгы хуш килгәнлеген әйтә. "Ул барсын да бөтен яклап уйлаган. Кунакханәгә урнашырга, терлекләр һәм кошлар янында булырга, милли ризыклардан авыз итәргә, осталарның эшләре белән танышырга һәм сатып алырга да мөмкин. Бу авылдагы хуҗалыклар бер-берсе белән элемтәдә эшли дип тә әйтергә була. Туристлар авылда яшәүчеләрнең көн-күреше белән танышкач, милли һәдияләр җитештерүне дә барып карый ала. Авылда җитештерелгән сөт, май, эремчек, тәва кошы күкәйләре, мамыгы шунда ук туристларга сатып алу өчен тәкъдим ителә", ди Иванов.

Аның сүзләренчә, авыл яратучы туристларга програмны тагын да кызыграк итеп була. "Мисал өчен, турист беренче көнне көтүгә чыга, икенче көнне мал-терлек белән була, өченче көнне умартачыга булыша, дүртенче көнне осталар белән һәдияләр эшли, кул эшләре белән мәшгуль була һәм башкалар.

Болгарның ЮНЕСКО исемлегендә булуы үзе үк уникальлек

Иванов Болгар һәм Зөяне шулай ук туристларны җәлеп итәрлек, бүтән беркайда да булмаган уникаль урыннар буларак тәкъдим итә. Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә керүе башлык сүзләренчә, дөнья күләмендә әһәмияткә ия урын икәнен күрсәтеп тора.

Татарстан үз вакытында Сабантуйны да ЮНЕСКОның матди булмаган мирас исемлегенә кертергә теләгән иде. Әлегә кадәр бу сорау ачык кала.

"Болгар Җыены"

"Болгар Җыены"

Комитет Мирный бистәсендәге ел саен Казан Сабантуе үткәрелеп килгән мәйданны да ел дәвамында туристлар өчен кызык булган чаралар үткәрү урыны итәргә тели. Татарстандагы кайбер мәгълүмат чаралары Казанда ел әйләнәсендә Сабантуй үткәреп ятачаклар дип тә язып чыкты.

Иванов сүзләренчә, бу дөреслеккә туры килми. "Хәзер бу мәсьәлә тикшерелә. Анда яшәеш челтәре өчен кирәкле су, ут үткәрү һәм башка уңайлыклар тудыру кирәк. Бу урын елга бер тапкыр гына җанланып ала. Ниндидер проект эшләргә телибез, әмма ул Сабантуй булмаячак", диде ул Азатлыкка.

Татар тарихын бозып сөйләмиләрме?

Казанда булган туристларның кайберләре экскурсияне оештыручылар чиркәүләр турында гына сөйли дә сөйли, ә татар тарихын бик аз телгә алар дип әйтә. Иванов сүзләренчә, чыннан да бу мәсьәлә бар, чөнки экскурсия оештыручыларның барсы да контрольдә түгел.

"Өч ел элек безнең тәкъдим белән Татарстанда экскурсия оештыручылар оешмасы (гильдия) төзелде. Хәзер без бу оешма әгъзаларына даими рәвештә укулар үткәрәбез. Яңа урыннар турында мәгълүмат бирәбез. Шул ук вакытта аларны аттестациялибез дә. Алар башта үзләре үтәчәк маршрут турында имтихан тапшыра. Быел Болгар маршруты турында да имтихан тапшырачаклар", ди Иванов.

Бу оешма эчендә хәзер аерым шура булдырылган. Алар экскурсия ясаучыларның белемен тикшерә. Казанда эшләүче бөтен экскурсоводлар да бу гильдия әгъзалары түгел. Оешмага 65 проценты гына керә.

Казанга яңа зообакча кирәкме?

Иванов сүзләренчә, туристлар Казанда курчак театры "Әкият"не, опера театрын, "Социалистик көнкүреш" музеен һәм башкаларын, Казан Кирмәнен дә карый ала. Инде ничә еллар сүз күтәрелсә дә, яңасы кирәк дип әйтелсә дә, Казан әлегә кадәр зообакчасы белән мактана алмый. Читтән килгәннәр генә түгел, ә татарстаннар үзләре дә бу урынны хайваннар һәм кошлар төрмәсе дип атый. Барганнар анда яшәүчеләрне кызганып кайта.

Казан Зообакчасындагы поши

Казан Зообакчасындагы поши

"Казанныкы гына түгел, республика җитәкчелеге дә бу мәсьәләне хәл итмәкче була. Минемчә, алдагы өч-дүрт ел эчендә Казанда яңа зообакча төзеләчәк. Хәзерге зообакча урынында яңасын салып булмый. Казан җитәкчелеге бу зообакчаның начар хәлдә икәнен аңлый. Кайчан яңа зообакча булачагын мин түгел, ә мэрия генә әйтә алыр", ди Иванов.

Татарстанның гүзәл табигате

Татарстанның башкаларга да күрсәтерлек гүзәл урыннары бар. Моннан биш ел чамасы элек Чулман һәм Идел буендагы тыюлыкларны туристлар яратып йөри торган урыннар итү турында сүз дә күтәрелгән иде. Төрле проектлар да тәкъдим ителде һәм теләкләре сүнеп калды, очы-башы күренмәде.

"Татарстанда бик матур урыннар күп булса да, мин табигатькә сәяхәт маршрутлары юк дип әйтә алам. Әлегә халыкның күпчелеге шәһәр читендәге ял итү урыннарына йөри. Кемнәрдер Нократ, кайберәүләр күл буйларына килә һәм җәяү йөреп, анда көн үткәреп кайта. Без хәзер табигать кочагына илтүче маршрутлар әзерлибез һәм киләсе елга әзер булыр дип исәплибез", ди Иванов.

Универсиада өчен төзелгән спорт корылмалары

Иванов Казанда Универсиадага дип төзелгән спорт корылмаларының читтән килгәннәргә, бигрәк тә русияләргә экзотик үк булмаса да, кызык икәнлеген әйтә.

Казан Арена стадионы

Казан Арена стадионы

"Без хәзер туристларга кызык булган җиде спорт бинасын сайлап алдык. Һәр бина өчен экскурсия эчтәлеген төзедек һәм бина турында сөйләячәк кешене билгеләп куйдык. Без аңа туристлар белән ничек эшләргә икәнне аңлаттык. Шулай ук без сайлап алган спорт биналарының барсына да экскурсия үткәрә алырдай кешеләрне дә укыттык", ди ул.

Иванов Казанны 2018 елдагы футбол дөнья беренчелеге уеннары үтәчәк башкала буларак тәкъдим итүләрен дә әйтә. "Бу безнең өчен бик көчле бренд. Без хәзер аның турынла бөтен җирдә әйтәбез һәм басма материалларга да язабыз", ди Иванов.

Кол Шәриф дан казанды инде

Азатлык Иванов белән сөйләшкәндә Казан күрке булган Кол Шәриф мәчетен бер тапкыр да искә алмады. Ул аны республиканы таныта торган үзгә корылма буларак та атамады. Азатлык бу архитектура үрнәген телгә алгач, Иванов: "Кол Шәриф республикабызны танытучы буларак болай да дан казанган урын ул. Казанга килүчеләр Кол Шәриф һәм Благовещение чиркәвенең янәшә торуына да соклана", диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG