Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:40

Илшат Вәлиев: "Хәйрия татар җырчыларының миһербанлыгын күрсәтә"


17 августа Татарстанның Биектау районында үтәчәк "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия концертына халыкны телеканаллар аша җырчы Илшат Вәлиев чакыра. Ул бүген Азатлык радиосы кунагы. Аның белән музей-тыюлыкта узачак концерт һәм иҗатындагы яңалыклар турында сөйләштек.

– Илшат, син бүгенге көндә нинди иҗади исемнәргә лаек? Атказанган җырчы, “Алтын Барс” иясеме?

– Исемнәргә килгәндә, әлегә минем “атказанган” исемем дә, “халык җырчысы” исеме дә юк. Киләчәктә, Алла боерса, булыр дип өметләнәм. Әлбәттә, һәр җырчының да лаеклы исемнәргә ия буласы килә. Ә бүләкләргә, “Алтын барс” кебек бик кадерле сыннарга килгәндә, студент вакытларыннан ук, Башкортстанда укыган чаклардан ук бик күп конкурсларда катнаштым. Лауреат исемнәрен дә алганым булды, беренче урыннарны да яуладым, шулай ук, беренче этаплардан ук төшеп тә калдым. Һәрбер конкурс, һәрбер җиңү-җиңелү – ул, минемчә, безнең өчен өскә менәргә тагын бер баскыч.

Рекламнардан ишетеп беләбез, син 17 августта “Ярдәм” һәм “Бәхетле дөнья” фондлары белән берлектә оештырылган хәйрия концертында да катнашачаксың. Хәйрия концертларына чакырганда, синдә ниндирәк хисләр туа? Һәм гомумән дистә елдан артык сәхнә тоткан җырчылар хәйрия концертларына нинди өлеш кертә ала?

– Хәйрия дигәннән, минем уйлавымча, бу тормышта һәркемнең дә иң кадерле әйбере ул – җан тынычлыгы. Кайда гына, нишләп кенә йөрсәк тә, безгә бик күп вакытта күңел тынычлыгы җитми. Шуңа күрә, изге эшләр, изге гамәлләр кылу – безгә үзебезгә кирәк, кеше үзе моңа мохтаҗ. Без бит мөселман балалары. Шуңа да, әгәр без нинди дә булса ярлы, авыру, ятим кешеләргә, бигрәк тә баларга, үзебезнең җыр-моңнарыбыз белән күңел җылысы бүләк итә алабыз икән, аларның тормышларын чак кына яктырта алабыз икән, димәк, безнең эшебез юкка түгел, үзебез дә күңелләребезгә рәхәтлек алабыз.

Илшат, үзеңнең иҗатың турында да сөйләп китсәң иде. Ул нинди дәрәҗәдә бүген?

– Күпләргә мәгълүм, мин үземне җырчы буларак кына түгел, ә бәйрәмнәр алып баручысы итеп тә сыный башладым. Җәй көне –бәйрәмнәр чоры. Туй, юбилейларда чыгышлар ясыйбыз, артистлар җыеп, матур итеп бәйрәмнәр үткәрергә ярдәм итәбез. Ә инде көзге айларда Татарстан, Башкортстан һәм башка шәһәрләр буенча концертлар оештырырга ният. Әле яңа гына Әлмәт, Бөгелмә һәм Башкортстанның берничә шәһәрен уратып кайттык. Ә инде көзгә таба сольный концертларым белән гастрольләр ясарга исәп. Шулай ук 17 ноябрьдә Казанда да булачак.

“Һаман яратам” җырының клибы турында сүз башлыйсым килә. Әлеге клип интернет челтәрендә видеолар арасында бик популяр дияр идем. Ничек шундый нәфис, матур, кино сыман клип төшерергә мөмкинлек таптың?

– Беренчедән, бу Фәрит Хатыйпов көе, Зөлфәт сүзләренә язылган җыр. Бу – ретро җыр, миңа кадәр әлеге җырны Илһам Шакиров һәм башка өлкән җырчылар җырлаган, халык күңеленә үтеп кергән композиция дип саныйм мин аны. Әлеге җырны балачактан тыңлап, яратып үстем һәм аны зур сәхнәдә башкарырга зур хыялым бар иде. “Яңа музыка” оркестры белән мин бу җырны яздырдым һәм яздыргач, матур итеп клип та төшерәсе килде. Сугыш темасы балачактан ук бик якын, күңелемә сеңгән. Минем ике як бабаларым да сугышта катнашкан, берсе хәтерсез яу кырында ятып калган, икенчесе яраланып кайткан һәм әбиләрнең күз яшьләре һаман да истә әле. Шуңа күрә әлеге клипны бик җентекләп әзерләргә тырыштык.

Кемнәр белән клипны төшердең?

– Клипның режиссеры Ксения Бант дигән кыз, ул бик җентекләп сценарийны язды, ә видеограф – Чыңгыз Абызов дигән егет, шулай бергә барлык нечкәлекләрен уйлап, табып, матур итеп төшердек.

Иганәчеләргә килгәндә, ярдәм иттеләрме? Әллә үз көчеңә генә таяндыңмы?

– Әлбәттә, ярдәм итүчеләр дә булды, үземнең көчемне дә куйдым. 50:50 дип әйтсәм, дөрес булыр.

Бүген татар эстрадасына нинди клиплар җитми? Гомумән татар эстрадасы бүген нинди хәлдә, кайсы юнәлештә бара?

– Бәлки мин ялгышамдыр, ләкин эстрада – татарныкымы ул, юкмы – матди кәсеб белән бәйләнгән. Тамашачыга төрле музыка кирәк. Алар арасында сыйфатсызы да бар, сыйфатлысы да. Күп җырчылар, тамашачыга бу ошый дип, нәкъ сыйфатсыз җырлар башкарып, дөрес булмаган юнәлеш сайлыйлар. Минем дә андый вакытларым булды. Ләкин әкрен генә эшли-эшли, тәҗрибә туплап, үз урыныңны сәхнәдә, үз җырыңны табасың. Эстрадага килгәндә, берсен дә начарлап әйтәсем килми. Татар җыры хакында еш яңгыраган “Җырлаучылар күп, җырчылар юк” дигән фикер белән гомумән килешмим. Чөнки безнең чын җырчыларыбыз, сокланып тыңлый торган нык талантлы яшьләребез бик күп, хәтта алар арасында бүгенге көндә Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларга тиң булырдайлары бар! Кызганычка каршы, иҗади кеше булу гына бик аз бу дөньяда, бераз гына кыю, күпмедер дәрәҗәдә бизнессмен, русча әйтсәк, “хваткий” булырга кирәк. Менә шушы сыйфатлар булмаса, нинди генә талантлы җырчы булса да, ул уңышка ирешә алмаячак!

Иҗат кешесе булсаң да, дөнья хәлләрен карап барасыңмы? Украина белән Русия мөнәсәббәтләренә карата нинди фикердә син?

– Әлбәттә, дөнья хәлләрен карап, белеп барырга тырышам. Ләкин сәясәт өлкәсенә керәсе килми. Үз вакытында “Россия 24” каналын еш карый идем, хәзер ул мәгълүматларның интернет аша дөреслектән ерак булуын аңлый барам. Ни кызганыч, без барыбыз да пропаганда корбаннары. Шуңа күрә, иң яхшысы – үз эшең, иҗатың белән мәшгуль булу. Әйтәләр бит, җырчы – җырларга, укытучы – укытырга тиеш. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын һәм сугышлар булмасын.

XS
SM
MD
LG