Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:43

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Ифтарлар аша исламга килүчеләр артты


"Йөзләрчә кеше тәравих намазларында катнашты, көн саен мәчетебез каршында Рамазан аенда 300ләп кеше өчен ифтар мәҗлесләре оештырылды", ди "Казан нуры" мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов. Ул үзләрендә үтәчәк гает бәйрәменең ничек оештырылачагы белән дә таныштырды.

"Казан нуры" мәчетенә җәмәгать намазларына килгән саен алма төшәр дә урын юк. Ифтар мәҗлесләренең дә йөзләрчә кеше белән зурлап үтүен үз күзебез белән күреп кайттык. Өлкәннәр өстәл артларында ризыкланса, яшьләр "Шамил" мәдрәсәсенең идәннәренә җәеп куелган табыннарда авыз ачты.

"Һәр көнне уртача 300ләп кеше авыз ачты. Бу мәҗлесләрне уздырырга иганәче булган, ярдәм иткән ир-егетләргә Алланың рәхмәте яусын. Ифтарлар аша кешеләр намаз укый, мәчеткә тартыла, ураза тота башлый. Дин йола булудан тыш, яшәү рәвешенә әйләнде. Ифтарда кешеләр таныша, аралаша, дуслаша. Баштагы елларны 40лап кеше өчен мәчет бинасында әзерли идек, узган елны "Шамил" мәдрәсәсен төзеп бетерүгә зур ифтарлар оештыра башладык", ди Алмаз хәзрәт.

Хәзрәттән дини мәҗлесләрнең артуы, моңа охшаш чараларның еш үткәрелүе белән дә кызыксындык. Чөнки быел Казан мәчетләре ифтарларны бер-берсе белән ярышып оештырды диярсең. Ул моны кешеләрнең рухи якка, чын күңелдән яхшылык кылуга игътибар итә башлаулары белән аңлатты.

"Аллаг шөкер, соңгы елларда мәчетләрдә йөзләрчә кешегә ифтар мәҗлесләре оештыру гадәткә керде. 2000нче еллар башында Казанда Мәрҗәни мәчетендә 50-80 кешеләк авыз ачу зур мәҗлес дип саналды. Бүген мәхәллә халкы, урта хәлле эшмәкәрләр белән бергә эре эшкуарлар да ифтар оештыруның саваплы гамәл булуын аңлыйлар. Изгелек кылуда хәтта ки ярыша башладылар", ди Алмаз хәзрәт. Сүз уңаеннан без аннан Рамазан гаетенең ничек үтәчәге хакында да сорадык.

"28 июль – Гает көне булачак, "Казан нуры" мәчетендә 03:10да иртәнге намазга азан әйтеләчәк. Дүрт тулырга ун минутта иртәнге намазның ике рикәгать фарызы укылачак. Сәгать дүрттә Коръән сүрәләрен ишетеп булачак. Бишенче яртыда гает вәгазе башлана. 05:20дә гает намазы укыячакбыз", диде Алмаз хәзрәт Мөхлисов.

"Казан нуры" мәчетендә җәмәгать намазларында йөзләгән кеше булу һәм урын җитмәү сәбәпле, төп бина кырыена җәйге чор өчен өстәмә гыйбадәт кылу урыннары да булдырганнар. Элекке Казан мэры Камил Исхаков һәм аның әтисе Шамил Исхаков тырышлыгы белән булдырылган гыйбадәт йорты Казандагы яңа буын мөселманнар арасында иң популяр мәчетләрдән санала.

XS
SM
MD
LG