Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Польша журналисты яраланды


Украинада террорга каршы чараның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, сепаратистлар журналистлар утырган машинаны утка тоткан. "Еспресо.TV" хәбәрчесе Бьянка Залевска каты яраланган, дип хәбәр ителә. Башта ул Луһански өлкәсенең бер хастаханәсенә китерелгән, соңыннан Харьков хастаханәсенә җибәрелгән.

Бьянканың умыртка сөягенә, бөеренә зыян килгән, калак сөяге сынган, дип хәбәр ителә. Бьянка Залевска украиннар өчен Польшада ярдәм җыюны оештыручыларның берсе.

XS
SM
MD
LG