Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин Русия мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Президент Владимир Путин Русия мөселманнарын Ураза гаете белән котлап, ислам дин тотучыларны рухи тамырларына кайтара, дип белдерде. "Гасырлар буена бу бәйрәмнең төп мәгънәсе яхшы гамәлләр кылу һәм мохтаҗларга ярдәм итү", диелгән президентның интернеттагы сәхифәсендә дөнья күргән котлауда.

Моннан тыш Путин мөселманнарның Русия тормышына һәм динара татулыкка үз өлешләрен кертүләре, рәсми һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәдә торулары, мәдәни мирасны сакларга ярдәм итүләре турында әйтә.

Татарстан һәм Башкортстан мөселманнарын шулай ук үз республика президентлары да котлады.

XS
SM
MD
LG