Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга тагын 101 Украина качагы килде


Башкортстан гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, дүшәмбе кич Уфага Украинадан 101 кешелек очкыч килгән. Качаклар арасында 29 бала бар.

Аларны "Родник здоровья" ял йортына урнаштырганнар, кайнар ризык һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин иткәннәр, медицина һәм рухи ярдәм күрсәткәннәр, дип хәбәр итә башинформ.рф сәхифәсе.
Качаклар Благовещенски каласы һәм Илеш районына җибәреләчәк.

Бу атнада Уфада Украинадан тагын өч очкычны көтәләр. Барлыгы Башкортстан биш меңләп качакка сыену бирергә җыена.

Чаллы шәһәре 1700ләп качакны кабул итәргә әзер булуы турында белдергән иде. Аларның күбесенә килгәч тә эш урыннары, балаларга бакчалар һәм мәктәпләрдә урыннар тәкъдим ителә.

XS
SM
MD
LG