Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Июль-август айларында Кырымда ял итүчеләрнең саны артып, курорт сезонының иң югары ноктасы була торган иде. Быел вазгыять башка: ял итүчеләр бик аз.

Узган елларга караганда Кырымда ял итүчеләрнең саны нык кимеде. Кырымның диңгез буе шәһәр һәм бистәләренә барсаң, моны үз күзең белән күрәсең.

Кырымда популяр булып саналган Кефе (Феодосия) - Судак шәһәрләре арасында урнашкан, диңгезе бик тыныч, чиста сулары белән аерылган Коктебелдәге пляжлар буш. Гадәттәгечә монда элек-электән Украинадан, Русиядән язучылар, рәссамнар килеп тора иде, джаз фестивальләр үткәрелә торган, ял иткән урын иде. Бу ел мондагы кунакханәләр, иҗат йортлары ял итүчеләрне кабул итергә әзер, ләкин сезонның иң кызу вакыты җитсә дә, килүчеләр саны артмый. Коктебелгә алып барган юлның кырыенда ял итүчеләрне “Арзан торак” дигән игъланнар көтә. Күрәсең, урыннар бар, ә ял итүчеләр җитәрлек түгел. Шуның өчен пляжлар да буш.

Ләкин Коктебелдәге бер мәшһүр пляжда кешеләр шактый. Бу пляжны белмәгән кеше юк. Бу нудистлар, ягъни монда ирләр дә, хатыннар да оялмыйча тулысынча чишенеп яталар. Монда инде кызыксынучылар да килеп китә. Кайберләре оялып күз кырыеннан карап, кайберләре сүгенә- сүгенә, кайберләре елмаеп-көлеп узып бара бу пляждан. Кешенең төрлесе бар инде, нудистлар исә ләм-мим: яше-карты, кызлар-малайлар яп-ялангач рәхәтләнеп ком өстендә җәелеп яталар. Бер шагыйрь язганча, "дөнья безгә карап бер күзе белән елый, тагын бер күзе белән елмая".

Верка Сердючка Русия Кырымында популяр

Ял итүчеләрнең аз булуын диңгез буендагы ашханәләр, кафеларның хуҗалары да зарланып сөйли. “Украинадан кеше юк, русиянекеләр дә күренми”, ди алар. Мондый бер кафе өчен җирне арендага алып Коктебелдә кафе төзегән Алим һәм Алимә – яшь кырымтатар гаиләсе, "узган ел бу вакытта кафебыз шыгрым тулы иде, бу ел кеше күренми, аз. Без кичкә таба “Шоу двойников” програмын да оештырдык", диләр.

Танылган эстрада йолдызларының чыгышларына кешеләр кызыксынып килә, ләкин гомумән кеше аз булганы монда да сизелә. “Шоуга керү бәясе 100 сум, бүген менә 27 кеше килде, димәк, 2700 сум була. Бу акчадан шоу катнашучыларына, аларны алып килгән машиналары өчен түләсәк, безгә бер нәрсә калмый”, ди алар. Шуны да әйтергә кирәк, ял итүчеләр монда чыгыш ясаган танылган украин эстрада йолдызы Верка Сердючканы рәхәтләнеп, шатланып каршы алалар. Шулай итеп Русия Кырымында Верка Сердючка һаман популярлыгын югалтмый ахрысы.

Кафе алдында мегафон тотып шоуга чакыручы хатын да, "чакырып-чакырып утырам, ардым, кеше аз, үземә дә акча калмаячак шикелле" ди. Мегафонны читкә алып: “Беләсезме, көзгә Кырым кире Украинага кайта диләр” дигән сораумы, серле фикеренме, теләгенме белдереп, кешеләр белән тирә-якка карап-карап тавышланмыйча, сак кына сөйләшеп ала.

Коктебел урамнарында

Коктебел урамнарында

"Һәркем теләгән ялын сайлый ала"

Кырымның курорт һәм туризм министры Елена Юрченко хәбәр итүенчә, ел башыннан июль уртасына кадәр Кырымга 2014 елда 1 миллион 300 мең ял итүче килгән. Узган елларда исә, Украина заманында, бу вакытта инде 4 миллионга якын ял итүче була иде һәм аларның күпчелеге Украинадан иде. Бу ел алар бик аз. Сәбәбе билгеле: Кырым икенче ил кулына күчте, Украинаның көнчыгыш өлкәләрендә хәрби бәрелешләр туктамый, ә Русиядән килүчеләр саны тиешле дәрәҗәгә үсә алмый. Матбугат чаралары алдында чыгыш ясап министр, һәркем теләгәнчә ялны сайлый ала дип аңлатты. "Хочешь – в палатки, хочешь – дикарями, хочешь – отели на любой вкус", диде ул.

Кырымга хәзер материктан, ягъни Украина җиреннән керү шактый катлауланды. Кырым-Украина чигендә ике яктан ике илнең чик саклаучылары тора, ике якның да юлчыларның тикшерүләре дә кырыслана. Очкыч белән тик Русия өлкәләреннән Кырымга килергә мөмкинлек бар, ә инде Краснодар аркылы җиңел машиналар белән Керич бугазыннан Кырымга керү зур бер мәшәкатькә әверелде. Башта паромнан Кырымга барган хәрби машиналарны чиратсыз уздыралар, аннары җиңел машиналар, автобуслар уза.

Мондагы зур, күп сәгатьлек чиратлар хакында матбугат чаралары туктамый язып торалар. Июль аеннан башлап поездлар да паромнан уза башлады. Тик Краснодар аша йөргән Мәскәү-Акмәчет поезды юлда 42 сәгать йөри, ә элек Харьков, Днепропетровски, Запорожье аркылы Мәскәүдән Кырымга поезд 25 сәгатьтә барып җитә иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG