Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

Бер айда Русиядә өч сәяхәт ширкәте ябылды


Истанбулдагы Босфор бугазы ярлары

Истанбулдагы Босфор бугазы ярлары

Диңгез буйлап сәяхәтләр оештыручы Петербурдагы "Экспо-тур" ширкәте үз эшчәнлеген туктатуы турында белдерде. 1993 елда оештырылган әлеге ширкәт "Адриана" корабында Новороссийски, Ялта, Сочи, Акъяр һәм Истанбулга керә торган диңгез сәяхәтләре оештыра иде.

Быел корабның хуҗасы булган карибик ширкәте "Adriana Shipping LTD" туристларның Акъяр һәм Истанбулдан кала башка бер шәһәргә дә чыгу рөхсәтен бирмәгән. Юлламалар алган "Экспо-тур" туристлары ширкәттән акчаны кайтаруны таләп итә.

Бер ай эчендә Русиядә инде өч сәяхәт ширкәте үз эшчәнлекләрен туктатты. Узган төндә Мисырның Һургада шәһәреннән туристлар Казанга кайта алмый, дигән хәбәр булган иде.

XS
SM
MD
LG