Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа 2021 елда XI Дөнья уеннарын уздыру өчен көрәшә


2017 елда X Дөнья уеннары Польшаның Вроцлав шәһәрендә үтәчәк
2017 елда X Дөнья уеннары Польшаның Вроцлав шәһәрендә үтәчәк

Сишәмбе көнне Башкортстан вәкилчелеге Швейцариянең Лозанна шәһәрендә Уфаның 2021 елда XI Дөнья уеннарын уздыру хокукын алу өчен мөрәҗәгатен тапшырды. Уфадан тыш бу спорт чарасын үзләрендә уздыру өчен Перу башкаласы Лима (7,6 млн кеше яши) һәм Американың Алабама штатында урнашкан Бирмингем (226 мең кеше яши) көрәшә.

Дөнья уеннары вакытында Олимпиадага кертелмәгән, 30дан артык спорт төрләрендә ярышлар була. IX Дөнья уеннары 2013 елда Колумбиянең Кали шәһәрендә узды. 2017 елда чираттагы спорт ярышлары Польшаның Вроцлав шәһәрендә үтәчәк.

XI Дөнья уеннары 2021 елның июль-август айларында 11 көн дәвам итәчәк. 2015 елның гыйнварында дәгъва итүче илләр Халыкара дөнья уеннары идарәсенә үзләрен танытырга тиеш булачак. Җиңүче дип сайланган илгә 100дән артык дәүләттән 4 меңнән артык спортчы киләчәк. Уфада бу уеннарны уздыру өчен инде булган стадионнарга өстәп тагын биш яңа спорт корылмасы төзергә кирәк булачак, дип хәбәр итә башинформ.

XS
SM
MD
LG