Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52

Мөселман яшьләре беренче онлайн фестивальгә әзерләнә


Татарстанның баш казые ярдәмчесе Рөстәм Вәлиуллин (с) һәм Русия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров

Татарстанның баш казые ярдәмчесе Рөстәм Вәлиуллин (с) һәм Русия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров

1-15 августта интернетта беренче дөньякүләм онлайн мөселман фестивале узачак. Ул Русия мөселман яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган. Чарада татар телендә дә чыгышлар көтелә.

30 июльдә Татарстан диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында Русия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров әйтеп узганча, чараның төп максаты яшьләргә дини гыйлем тарату, Русия мөселманнарына дөньякүләм галимнәрдән белем алу мөмкинлеген бирү булып тора.

"Кешеләрнең эш белән мәшгуль булулары яки буш вакытларын интернетта үткәрүләре аркасында дини китап укырга, мәдрәсәгә барырга вакытлары һәм көчләре дә калмый. Моны аңлап без Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга мөрәҗәгать иттек", дип сөйләде Марсель Сабиров.

Фестиваль online-islam.ru сайтында онлайн рәвештә узачак. Катнашу өчен сайтка теркәлү моннан ике атна элек башланган. Аның беренче көнендә үк меңнән артык кеше теркәлгән. Барлыгы фестиваль утыз меңләп тыңлаучы җыяр дип планлаштырыла.

Унбиш көн дәверендә махсус темаларга карата дөньяның төрле төбәгеннән утызлап спикер чыгыш ясаячак. Төп темалар арасында гакыйдә, фикх (ислам хокукы), ислам икътисады, ислам һәм спорт кебекләре билгеләнгән. Спикерларга сорау җибәрү мөмкинлеге булачак.

Чыгышлар төрле телләрдә ясалачак. Сайтта турыдан-туры тәрҗемәләр дә каралган. Видеолар яздырылып, тәрҗемәсе белән соңыннан шушы сайтка эленәчәк.

Татарстаннан чыгыш ясаучылар арасыннан Татарстанның баш казые ярдәмчесе Рөстәм Вәлиуллин, Казан шәһәре казые Мәхмүт Шәрәфетдинов татар телендә сөйләячәк.

Online-islam.ru сайтыннан күренгәнчә, фестивальдә чыгыш ясаучылар арасында түбәндәге спикерлар бар:

  • Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов
  • Украина мөфтие Әхмәт Тәмим
  • Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
  • Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин
  • Ханты-Манси мөфтие Таһир Саматов
  • Фәләстиннең элекке мөфтие Исмаил Булбул
  • Австралиянең Аделаида шәһәре имамы Булат Ишмөхәммәтов
  • Төньяк Осетия-Алания республикасы мөфтие Хаҗи-Мурат Гацалов
  • Исламны кабул итүен ачык игълан иткән Русия тарихында беренче христиан рухание Гали Вячеслав Полосин
  • Дөньякүләм билгеле мөселман җырчысы Мәхер Зейн
  • Коми республикасы мөфтие Вәлиәхмәт Гаязов
  • Африка галиме Сухайл Тармахомед
  • Русиянең билгеле җәмәгать эшлеклесе, мөселманнарны яклап шактый чыгышлар ясаган Максим Шевченко

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG