Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада табиблар каршылык чарасы уздырды


Табибларның каршылык чарасы
Табибларның каршылык чарасы

30 июль башкаланың "Ашыгыч ярдәм" күрсәтү хезмәтендә эшләүчеләр хокукларын яклап каршылык чарасы уздырды.

Пикет Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Анда илледән артык кеше катнашты. Кулларда: "Башкортстан хакимияте! Халыкка йөзең белән борыл!", "Уфаның "Ашыгыч ярдәм"енә үләргә юл куймагыз!", "Ике кеше өчен эшлим, бер кеше өчен алам!", "Лаеклы медицина өчен!", "Без беркемгә дә кирәкми, ләкин безне тәүлегенә мең тапкыр чакыралар", "Рәхмәт сүзе өчен генә эшләсе калды", "Бер кеше өчен эшләгән ашарга җитми, ике кеше өчен эшләсәң, ашарга вакыт калмый" кебек шигарләрне күрергә була иде. Табибларның төп таләпләре - хезмәт хакларын күтәрү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте машиналарын һәм медицина җиһазларын яңарту. Пикетта катнашучыларның сүзләренә караганда, күпчелек 10-13 мең сум хезмәт хакына эшли. Шул ук вакытта җитәкчелекнең хезмәт хаклары бик күп тапкырларга артык.

Чараны Уфада күптән түгел оешкан табибларның "Хәрәкәт" исемле һөнәр берлекләре оештырды. "Хәрәкәт" Ижауда 2012 елда оешкан иде, аны билгеле политтехнолог Андрей Коновал җитәкли. Агымдагы елда Казанда да әлеге һөнәр берлекләре табибларның хезмәт хаклары өчен көрәшеп, килешүгә ирешкән. Рәсми мәгълүмат чаралары аз хезмәт хаклары белән политтехнолог яллау мөмкин түгел дигән шик белдерә. Әлеге һөнәр берлекләре оешкан мәлдә башкала хакимиятендә аларны “саботаж” белән шөгыльләнүчеләр дип бәяләүчеләр дә булган иде.

Башкортстан җитәкчесе вазифасын вакытлыча үтәүче Рөстәм Хәмитов күрсәтмәсе белән "Ашыгыч ярдәм" хезмәтен тикшерү башланып, җитешсезлекләр табыла башлагач, саботажлыкта гаепләүләр тукталды. Республиканың хисап пулаты тикшерүенең беренче нәтиҗәләренә караганда, 5,5 миллион сум акча дөрес кулланылмаган. Шуларның 1,9 миллионы казна акчасы, 3,6 миллионы медицина иминиятеннән кергән акчалар. Әлеге эшне прокуратура да тикшерә башлады. Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре буенча, төнлә эшләгән өчен хезмәт хакларының 50% киметелүе ачыкланган.

"Хәрәкәт" күптән түгел генә оешып, таләпләрен белдерү белән алар үтәлмәсә, 30 июль эш ташлаячакларын белдергән иде. Чынлыкта алар эш ташлау урынына пикет белән генә чикләнергә булганнар. Табиблар моны хакимият игътибар итеп тикшерүләр башлануы, алар уңай нәтиҗәләр бирер дигән өмет белән әлегә кискен адымнар ясамаска булулары белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG