Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Европа мәхкәмәсе Русияне ЮКОСның акционерларына ике миллиард евро түләтү карарын чыгарды


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе ЮКОС ширкәте хиссәләренең элекке хуҗаларына Русиягә каршы шикаятен канәгатьләндереп компенсация буларак ике миллиард евро түләү карарын чыгарды. Бу документ мәхкәмәнең сәхифәсендә басылган.

Элекке акционерлар 98 миллиард сум зыянны каплауны таләп иткән иде. Тарафлар өч ай дигәндә әлеге карарны мәхкәмәнең югары пулатында шикаять итә ала.

XS
SM
MD
LG