Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:19

Кашгар каласында Кытайның иң зур Ид Каһ мәчете имамына һөҗүм булды. 74 яшьлек имамны бу вазифага хакимиятләр билгеләгән иде.

Синҗанда ике көн элек полиция белән бәрелешләрдә дистәләгән кеше һәлак булды һәм яраланды. Чәршәмбе көнне иртәнге намаздан чыгып килгәндә Кашгар шәһәре мәчете имамы Җума Таһирга һөҗүм булды. Милләте белән уйгыр булган 74 яшьлек имам үз вәгазьләрендә коммунистик хакимият сәясәтен яклап сөйләгәнене билгеле иде.

"Ирекле Азия" радиосы хәбәр итүенчә, шул ук көнне булган җеназаны махсус китерелгән полиция хезмәткләрләре һәм хәрбиләр саклаган.

Һөҗүмнән соң берничә сәгать эчендә Кашгарга керү һәм чыгу юллары ябылды, интернет һәм мобиль элемтә өзелде. Бүген интернет инде эшли, дип хәбәр ителә.

Кашгар имамы Җума Таһир

Кашгар имамы Җума Таһир

Таһирны 600 еллык тарихы булган Ид Каһ мәчетенә коммунистлар фиркасе билгеләгән иде. Аның вәгазьләрдә коммунистлар өчен үгетләве күпләргә ошамаган. Имам һәр чыгышында Синҗанда уйгыр сепаратистлары һәм экстремистларның саны арта, дип сөйли торган булган.

Дүшәмбе көнне Кытайның рәсми Xinhua мәгълүмат агентлыгы, пычак белән коралланган бер төркем кешеләр хөкүмәт биналарына бәреп керде, нәтиҗәдә дистәләгән уйгыр һәм тыныч кытайлар һәлак булды, дип хәбәр итте.

Уйгыр чыганаклары исә Кытай рәсмиләре Ураза гаетен бәйрәм итүне тыйгач ачулы мөселманнар үзләренә каршы китерелгән полициягә җавап буларак һөҗүм итте, дип белдерде.

Рамазан аенда студентларга һәм хөкүмәт эшләрендә булган мөселманнарга ураза тоту тыелды. Кайбер югары уку йортларында профессорлар студентларны көчләп ашатканнар, дигән хәбәрләр булды.

Май аенда Кытайның Синҗан-уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремче шәһәре базарында шартлауларда 30дан артык кеше һәлак булды, 100гә якыны яраланды.

Кытай президенты Си Цзиньпин бу террор гамәленнән соң иминлек чараларын тагын да арттырачагын белдергән иде.

Германиядә урнашкан Бөтендөнья Уйгыр конгрессының матбугат вәкиле Дилшат Рәшит, президентның бу сүзләреннән соң уйгырларны эзәрлекләү артачак, дип белдерде.

"Нәрсә генә булса да, Кытай беренче чиратта уйгырларны кулга ала, аларга басымны арттыра. Мондый шартлаулардан соң гаебе булмаган бик күп уйгыр бер сәбәпсез төрмәләргә ябыла. Бик борчулы ишарәләр бу", дигән иде Уйгыр конгрессы вәкиле Азатлыкка.

Кытайның көнтбатышындагы Синҗан вилаятендә яшәгән уйгырлар инде озак еллар Кытай хакимияте сәясәтенә ризасызлык белдереп, үзләренең кытайлар тарафыннан укуда, эштә һәм көндәлек тормышта басымга зарлана. 2009 елда Кытай гаскәрләренең Өремчедә оештырган махсус чарасында 200ләп кеше һәлак булган иде. Көнчыгыш Төркестанда татарлар да яшәве мәгълүм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG