Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" җырлы-тамашалы гает үткәрде


"Ярдәм" җырлы-тамашалы гает үткәрде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:21 0:00

"Ярдәм" җырлы-тамашалы Ураза бәйрәме үткәрде

30 июльдә Казанның "Ярдәм" мәчетендә ураза гаетенә багышланган дини-мәдәни чарада татар сәнгатенең йөзек кашлары Илһам Шакиров, Зөхрә Сәхәбиева, ИлСаф чыгыш ясады. Галимә Резедә Сафиуллина әлеге бәйрәмне мәчетнең халыкка якынаю дип бәяләде.

Бу көнне "Ярдәм" тернәкләнү үзәге Сабантуйдагы мәйдан кебек халыктан, бигрәк тә балалардан һәм әби-бабайлардан мыжлап торды. Ярминкә эшләде, балаларга бушлай тәм-томнар бирелде. Бисмилла һәм Коръән сүрәсе белән башланып киткән Ураза бәйрәменең беренче өлешендә үк халык артисты Илһам Шакиров чыгуы җыелган халыкны уятып җибәрде. Әбиләр аңа карап кыз вакытларын искә алды, кемнәрдер билгеле татар җырчысына чәчәк бирергә, кулыннан тотарга, югары сәнгатьнең тере үрнәген фото-видеога төшерергә ашыкты.

Илһам Шакировтан соң Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары балалар өчен әкият күрсәтте. Халык артисты, фольклорчы Зөһрә Сәхәбиева мөнәҗәтләр укыды, танылган җырчы ИлСаф, нәшид көйләүче Ильяс Халиков яраткан җырларын башкарды. ИлСаф соңгы елларны дини-рухи якка да игътибарын юнәлткән.

"Ураза тотуымны, мәчеткә йөрүемне кычкырып йөрмим. Эстрада белән барсын бергә алып барам. Дингә тартылуның сәбәпләре төрле: яшь бара, дөньяга, тормышка карашым үзгәрә. Аннан соң әле минем нәсел муллалар нәселенә дә барып тоташа икән", ди җырчы ИлСаф. Ул мохтаҗлар, балалар, ятимнәргә ярдәм ниятеннән үткәрелгән хәйрия чараларына бик теләп килүен дә әйтте. Монда исә Казанның Левченко бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүче малайлар да килгән иде. Аларга бигрәк тә Беренче каналда күрсәтелгән "Дан минуты" ("Минута Славы") проекты финалисты Равил Насыйровның физика кануннарына буйсынган тылсымлы чыгышлары хуш килде.

Ураза бәйрәмен тамаша кылучы галимә Резедә Сафиуллина "Ярдәм" мәчетендәге эш-гамәлләрне халыкка якынаю дип бәяләде.

"Кайберәүләр имидж, абруй артыннан куса, монда ихластан эшлиләр. Мин аларның гамәлләрен инде Левченко бистәсеннән үк күзәтәм. Кешеләрне бүлмичә, аермыйча: мөселманны да, мөселман булмаганны, күрмәүче, ишетмәүче кешеләргә игътибар итүләре өчен аларны бик хөрмәт итәм", ди Резедә Сафиуллина.

Бу чараны читтән күзәтүче "Ярдәм" мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитовның да шатлыгы йөзенә чыккан иде. Ул Рамазан аенда һәр көн саен 300-400ләп кешегә ифтар ашлары уздырулары, Аллаһ рәхмәте белән күрмәүче мохтаҗларга ярдәм итә алулары белән ихлас сөенде. Ураза гаете алдыннан Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең шалтыратып, "Ярдәм"нең исеме җисеменә туры килә" дип әйтүе дә аларның күңелләренә шатлык иңдергән. Мәчеттәге тернәкләнүчеләр белән бергә Миңтимер Шәймиевкә рәхмәт йөзеннән бергәләп дога кылганнар.

XS
SM
MD
LG