Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил һәм Хәмәс 72 cәгатьлек тынлык турында килеште


Израил һәм Хәмәс 72 сәгатькә утны туктатып тору турында килеште. Бу хакта американ һәм БМО чыганаклары хәбәр итә.

Бу адым бернинди шартларсыз һуманитар максатлардан чыгып хәл ителгән.

БМО генерал секретаре Пан Ги Мун һәм АКШ дәүләт секретаре Джон Керриның Вашинтонда ясаган уртак белдерүендә, әлеге тынлык Газзә сызыгындагы тыныч халыкка һуманитар һәм медицина ярдәме, азык-төлек китерүгә һәм кирәкле инфраструктураны төзекләндерүгә кулланылачагын әйтте.

Израил һәм Хәмәс вәкилләре Мисыр башкаласы Каһирәдә сөйләшүләр башлый. Аның максаты хәрби низагны туктату шартларын булдыру.

XS
SM
MD
LG