Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:39

"Иман" үзәге Украинага ярдәм җибәрүне урыс җәмгыяте белән оештыра


Наил Гарипов(с) һуманитар ярдәмне машинага төяргә ярдәм итә

Наил Гарипов(с) һуманитар ярдәмне машинага төяргә ярдәм итә

“Иман” үзәге Украина көньягы өчен һуманитар ярдәм җыю белән мәшгуль. Казандагы урыс җәмгыяте белән берлектә башкарылган бу эшкә шикләнеп караучылар да байтак.

"Иман" ислам мәдәни мәркәзе хәрби бәрелешләр барган Украинаның көньяк-көнбатышындагы халыкка җибәрү өчен бер айлап инде халыктан һуманитар ярдәм җыя. Әлеге эш хакында үзәк җитәкчесе Наил Гарипов белән сөйләштек.

– Наил, һуманиатр ярдәм җыю эше кайчан башланган иде һәм ничек бара?

– Акцияне 3 июльдә үз интернет сәхифәбездә игълан иткән идек. Шуннан бирле төрле кешеләр төрле әйберләр алып килә. Күбрәк кием салым, дарулар, балалар өчен уенчыклар алып киләләр. Хәзер җылы киемнәр китерә башладылар.

23 июльдә беренче йөкне без инде җибәрдек. Инде тагын бер тонна йөк җыела. Аны кайчан җибәрәчәге турында әле сөйләшеп бетермәгән.

– Ә кемнәр белән сөйләшәсез?

– Без күбрәк Казандагы урыс җәмгыяте, аерым әйткәндә Михаил Щеглов белән эшлибез. Новосибирскидан автофуралар килә һәм алар Казан аша Украинага киткәндә без дә башкалар белән беррәттән үз әйберләребезне төйибез. Бөтен Русиядән җыелган йөккә безнеке дә кушыла.

– Бу җыелган әйберләрне кем тарата, чыннан да ул мохтаҗларга барып җитү-җитмәвен беләсезме?

– Щеглов безгә хисап бирергә тиеш. Һәрхәлдә ул үзе шулай дип әйтте. Без җыелган әйберләрне документлаштырып фотога төшереп җибәрдек. Аның кулында барлык документлар бар, чөнки без нәрсә алып киленүе турында барысын да язып барабыз. Теләүчеләрнең исем-фамилияләрен дә язып калабыз.

– Бу һуманитар ярдәм кирәкле кешеләргә эләкми, алар белән капланып сепаратистларга бронежилетлар һәм сугыш өчен кирәкле әйберләр алып керәләр дип тә әйтәләр. Сез җибәргән әйберләр сепаратистларга эләкмәсме?

Балалар әйберләрен алып килүчеләр шактый

Балалар әйберләрен алып килүчеләр шактый

Сугышучыларга уенчыклар нәрсәгә кирәк булсын. Безгә бик күп уенчыклар алып килгәннәр иде. Хатын-кыз киемнәре дә аларга кирәк түгелдер дип уйлыйм.

Аннары Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бар, дәүләт сугышчыларга ярдәм итәргә уйласа алар инде моны һуманитар ярдәм аша җибәрмәячәк. Аларның үз каналлары бар. Безнең халыктан җыелган әйбер аларга кирәк түгел. Кеше ихластан халыкка ярдәм итәбез дип китерә һәм мин үзем дә шул ихсласлыктан эшлим.

Менә мин мисал өчен Фәләстингә дә ярдәм итәр идем. Бу хакта социаль челтәрләргә дә яздым. Хәзерге вакытта бу эшне ничек башкарып булганын белмим. Әйберләр яки акча җибәрү механизмын белмим һәм бер кеше дә миңа бу хакта төгәл әйтә алмый. Ә Украина белән Русия чиктәш булгач ул әйберләр кирәкле кешеләргә барып җитәр дигән ышаныч бар.

– Ә Украинага караганда Татарстандагы мохтаҗ мөселманнарга ярдәм итү дөресрәк булмас иде микән?

Бу эшне мөселманнар Диния нәзарәте башкара һәм аларның безнең белән чагыштырганда мөмкинлекләре дә күбрәк. Бездән Украина халкына алай ук зур ярдәм бара дип әйтеп булмый. Аннары бит Украинада сугыш барган урыннарда урыс, украин халкы гына түгел, ә татарлар һәм мөселманнар да бар. Шуңа халыкларны аерып карау дөрес түгел, чөнки бу безнең күршеләребез. Гади халык ул сугышка үзе теләп түгел, ә мәҗбүри эләкте.

– Татарларга, мөселманнарга каршы даими дәгъвалар белдереп килгән Щеглов белән эшләү шәригатьчә көн күрүче мөселман буларак сине сәерсендермиме?

– Минемчә, без урыс, яһүд, башка милләт вәкилләре белән бергә эшләргә тиешбез. Монда халыкка ярдәм турында сүз бара, милләтләрнең бернинди катнашы да юк.

– Щеглов Украина көньягындагы качакларны Татарстанга китерергә тәкъдим иткән иде. Качакларның күбрәк милли республикаларга, аерым алганда Татарстан һәм Башкортстанга китерелүе, киләчәктә татар һәм башкорт халкына зыянга гына булмасмы?

Андый куркыныч бар инде барын, әмма иң беренче чиратта бар көчне сугышны туктатуга куярга кирәк. Тынычлангач Украинадан килгән халыкны кире үз ватаннарына кайтару зарур.

Җибәрергә әзер әйберләр

Җибәрергә әзер әйберләр

– Алар арасында мөмкинлек булса калачакбыз диючеләр дә байтак. Мисал өчен Донецкидан Башкортстанга килгән ирле-хатынлы Татьяна һәм Андрей Азатлыкка шулай дип әйтте.

Бөтенесе алай уйламас. Щеглов әйтүе әле бер әйбер, дәүләт үзе дә алар белән ничек эшләүне уйларга тиеш, чөнки качаклар җирле халыкка зыян салмаска тиеш. Татар халкы һәм мөселманнарның да мәнфәгатьләрен уйларга тиешләр. Аларны кире Украинага кайтарырга кирәк, ә аның өчен тынычлык урнаштыру зарур. Бу дөньяви сугышка кадәр барып җитәргә мөмкин һәм Русия халкы да сугышны үстермәс өчен кылыначак гамәлләр хакында уйласын иде.

Нәкъ 100 ел элек 1 августта беренче дөнья сугышы башланды. Кечкенә нәрсәләрдән башланган әлеге сугыш зур фаҗигаларгә алып килде. Шуңа монда беренче чиратта сугышны туктатып килгән качакларны кайтарып җибәрү мөһим.

– Ә ул качакларның нәкъ милли республикаларга китерелүе федераль үзәкнең бер мәкерле уены түгелме? Мисал өчен Башкорстанга Донецкидан качак буларак килгән 80 яшьлек Ира Алексеевнага Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында нәкъ шушы республикага бару яхшы булачак дип әйткәннәр.

Бу сорауны гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бирергә кирәк. Яшерен-батырын түгел милли республикаларның үз проблемнары да байтак. Гади халык югары хезмәт хакы алып эшли дип әйтмәс идем. Башкортстанда да, Татарстанда да шулай ук. Ә менә Екатеринбурда эш хаклары күпкә югарырак һәм шуңа Башкортстаннан анда китеп эшләүчеләр күбәйде. Алайса качаклар Чечняга барсыннар, безгә караганда анда бару якынрак.

Мин Щегловка теләктәшлек белдереп андый акция оештырмадым. Башка андый ярдәм итүчеләрне таба алмаганга гына алар белән эш итәргә булдым. Сәяси мәгънә турында уйламадым да, бары изге теләктән авырлыкта калган халыкка ярдәм итү максатыннан эшлим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG