Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:32

Большеречье мөселманнары мәчет салырга ниятли


Илчебага авылында мәчет ачу тантанасы

Илчебага авылында мәчет ачу тантанасы

Омскиның Большеречье район үзәге мөселманнары Ураза гаетенә җыелып авылда мәчет һәм зират булдыру турында сүз алып бардылар.

2010 елгы җанисәп буенча Омски төбәгендә 41870 татар кешесе яши. Аларның 20425е өлкә үзәге Омскида, калганнары төбәкнең төньягында урнашкан Большеречье, Тара, Тевриз, Знаменка, Усть-Ишим, Седельниково, Колосоу, Муромцево районнарының татар авылларында тупланып, берникадәр өлеше өлкәнең башка районнарда яшиләр. Өлкәдә 60ка якын татар авылы бар.

Омски өлкәсендә мәчетләр төзелә

Узган гасырда булган Октябрь инкыйлабына кадәр һәр татар авылында да мәчет яки гыйбадәт йорты булган. Әмма совет хакимлеге елларында аларның күпчелеге җимерелгән яки клуб итеп үзгәртелгән. Советлар берлеге таркалганнан соң, Русиянең башка төбәкләрендә кебек Омски мөселманнары да гыйбадәт йортларын тергезү эшенә керештеләр. Соңгы 20 ел эчендә, мәсәлән, Омскиның үзендә 6, авыл-районнарда 18 мәчет төзелеп, эшли башлады.

Мөселман оешмасы рәисе Равил Байгузин (с) һәм Тара мәчете имамы Радик хәзрәт Әхмәтов

Мөселман оешмасы рәисе Равил Байгузин (с) һәм Тара мәчете имамы Радик хәзрәт Әхмәтов

Мәчетләр төзү бүгенге көндә дә дәвам итә. Омскидан 450 чакрым ераклыкта булган Тевриз районының Козгын һәм Кипо-Кулар авылларында мәчет төзү эшләре бара. Тиздән төзелеш эшләре тәмамланып, дин йортлары мөселманнарга тапшырылырга тиеш.

Мәгәриф һәм мәдәният өлкәләрендә шактый зур уңышларга ирешкән, 3034 татар кешесе яшәгән Большеречье районында гыйбадәт йортлары юк дәрәҗәдә. Бары тик бер генә авылда – Үләнкүлдә генә мөселманнарның дини ихтияҗларын канәгатьләндерерлек урын бар. Анда элек авыл хакимияте урнашкан бина хәзерге көндә мәчет итеп яраклаштырылган.

Район үзәге булган Большеречьеның үзендә мәчет тә, мөселман зираты да юк һәм биредә алар беркайчан да булмаган. Дөрес, анда татарлар да артык күп түгел. 24 мең кеше яшәгән бу поселокта татарлар саны бер меңгә дә җитми.

Вәли Хисмәтов вәгазь сөйли

Вәли Хисмәтов вәгазь сөйли

Татарлар күп булмауга карамастан, Большеречьеда яшәүче бер төркем мөселманнар авылда мәчет булдыру эшенә керешәләр. Моның өчен алар башта мөселман оешмасы төзиләр, аның уставын булдыралар. Аннары оешманы өлкә юстиция бүлегендә рәсми теркиләр. Эшләр 2,5 елга сузыла.

Рәсми теркәлү үткәннән соң, оештыручылар мәчет булдыру ниятләрен район үзәгендә яшәүче татарларга җиткерәләр. Һәм, әйтергә кирәк, алар ягыннан хуплау табалар.

Ураза гаетенең беренче көнендә Большеречье район үзәге мөселманнары “Изюминка” кафесында яңа төзелгән оешма тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм табынына җыелдылар.

Сәдака тартмасы

Сәдака тартмасы

Догалар укылып, бәйрәм вәгазләре сөйләнгәннән соң, мөселман оешмасы рәисе Равил Байгузин җыелган халыкка Большеречьеда мәчет салырга ниятләүләре турында әйтте, бу юнәлештә инде нинди эшләр эшләнүе турында сөйләде һәм мөселманнарның кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен сорады.

Беренчеләрдән булып ярдәм кулын Тара мәчете имамы, Омски төбәгенең төньяк районнары буенча җаваплы имам мөхтәсибе Радик хәзрәт Әхмәтов сузды, бүлмә уртасына куйган сәдака савытына ул 5 мең сум акча салды. Аннан соң башкалар да ниятләгән сәдакаларын тартмага салдылар.

Исәпләгәннән соң, оешманың ревизияләү бүлеге хисапчысы Әлфирә Шурыгина 37400 сум акча җыелуы турында белдерде. Бу суммага алдан җыйналган 12000 сум фитр сәдакаларын дә куштылар. Нәтиҗәдә Большеречьеда төзеләчәк мәчет өчен беренче взнос 49400 сум күләмендә булды.

Большеречьеда мөселман зираты да булачак

Гыйлминур һәм Равил Байгузиннар

Гыйлминур һәм Равил Байгузиннар

Равил Байгузин халыкка районда мөселман зираты өчен урын сорулары турында да бәян итте. “Моңарчы мәрхүмнәрне без якын-тирәдәге татар авыллары зиратларында җирләдек. Әмма авыллар район үзәгеннән шактый ерак, юллар еш кына бозык булу сәбәпле, каберләрне зиярәт кылганда якыннарына күп кенә уңайсызлыклар кичерергә туры килә. Район үзәгендә мөселман зираты өчен урын сорап без җирле хакимияткә мөрәҗәгать иттек. Әлегә җир бирүдә кайбер проблемалар килеп чыкты. Аларны хәл итәргә тырышырбыз дип вәгъдә бирде авыл хакимияте рәисе Маһира ханым Шәмсетдинова”, диде.

Бәйрәм табыны

Оештыру һәм аңлату эшләре тәмамланганнан соң халыкка бәйрәм ашы тәкъдим ителде. Табын әзерләү дә күмәк көч белән башкарылган иде.

Бәйрәмдә катнашкан бер төркем хатын-кызлар

Бәйрәмдә катнашкан бер төркем хатын-кызлар

Аш пешерү өчен бер куйны Гыйлминур һәм Равил Байгузиннар, икенче куйны күрше Кирсановка авылында яшәүче Майра һәм Вахит Тулебаевлар биргән. Яшелчә һәм җиләк-җимешне Юныс Муметжанов исемле азәри егете биргән. Урта Азия ягында пешерелә торган тәмле пылауны биредә җиләк-җимеш белән сату итүче үзбәк егетләре әзерләгән. Ә конфет, кош теле, кабартма, алма, җиләк бәлеше кебек тәм-томны халык алып килгән. Шулай, күмәк көч белән бай гына бәйрәм табыны әзерләнгән иде.

“Изюминка” кафесының күптән татарларның яраткан ял итү урынына әйләнүе турында аерым әйтергә кирәк. Кафе хуҗалары Люция һәм Марсель Кучуковлар һәрвакыт халыкны ачык йөз белән каршы алалар, төрле бәйрәмнәр, кичәләр, юбилейлар үткәрергә ярдәм итәләр. Аренда бәясен алмыйча кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Хәзер дә аш-су әзерләү, халыкны сыйлау эшен кафе эшчеләре һәм яңа төзелгән мөселман оешмасы хатын-кызлары башкарды.

Халыктан ярдәм көтү

Бәйрәм тәмамланганнан соң, барысы да оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә таралдылар. Өлкән яштәге абый-апалар: “Һәр пенсиядән мәчет төзелешенә өлеш чыгарачакбыз”, диделәр. Әлбәттә, өлкәннәрнең пенсия акчасына гына мәчет салу мөмкин булмаячак. Оештыручылар хәлле кешеләрнең, эшмәкәрләрнең, гомумән, изге эштә катнашырга теләгән кешеләрнең ярдәменә өметләнәләр. Оештыручылар җыелган акчаларның һәрбер тиене өчен хисап тотачаклары турында вәгъдә итәләр.

XS
SM
MD
LG