Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре президент атамасын сакларга чакыра


Форумнан күренеш
Форумнан күренеш

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар президент атамасын саклап калуны якларга чакырган белдерү кабул итте.

3 августта VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының идарә органын сайлау, секция утырышларына нәтиҗәләр ясау чарасында форумда катнашучылар исеменнән махсус белдерү кабул ителде. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:

"Соңгы вакытларда җәмгыятьтә Татарстан республикасы президенты атамасы тирәсендә шактый кызу бәхәсләр бара. Халкыбызның күпчелеген Татарстанда президентлык институтының юкка чыгу куркынычы борчый. Татар яшьләре форумында катнашучыларның уртак фикере шундый:

Русия федерациясе конституциясе, Татарстан республикасы конституциясе республиканы дәүләт дип таный һәм аның җитәкче органнарын формалаштыруны республиканың фәкать үз вәкаләтләре дип раслый. Шулай булгач, Русия дәүләт думасы илебез конституциясенә каршы килгән канун кабул итеп, республика җитәкчеләренең атамасын көчләп үзгәртү нияте бездә кискен ризасызлык тудыра. Бу исем халык фикере белән булдырылды һәм демократик шартларда халык фикере белән санлашмауның төпле нигезе була алмый дип уйлыйбыз.

Без җир шарының төрле почмакларыннан килгән татар яшьләре мондый басымны катгый рәвештә кире кагабыз һәм халкыбызны Татарстан президентын якларга чакырабыз. Тирән тамырлы дәүләтчелек традицияләренә ия булган җиде миллионлы татар халкының һичшиксез үзенең милли лидерын якларга хакы бар. Без бу мәсьәләдә бердәм булсак һичшиксез максатыбызга ирешербез”, диелә белдерүдә.

Республикада президентлыкны саклау мәсьәләсен форумда Татарстан делегаты Айрат Фәйзрахманов күтәрде. Аның сүзләренчә, яшьләр бу темага битараф түгел һәм Татарстанда президентлык институтын саклау өчен башлатылган сивил кампаниядә актив катнаша.

Айрат Фәйзрахманов: "Яшьләр президентлыкны саклауга чакыруны алкышлап кабул итте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

Узган айда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты атамасын үзгәртү турында тагын бер кат Мәскәү белән сөйләшергә кирәк дип белдергән иде.

Форум яулык бәйләү мәсьәләсендә Мордовия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәк

Моннан тыш чарада секция утырышларында ясалган тәкъдимнәр дә кабул ителде. Аларның берсе Мордовия республикасында яулык бәйләү мәсьәләсендә булган катлаулы вазгыятькә кагылышлы иде. Форумда катнашучылар исеменнән Русиянең яулык тыелган төбәкләре җитәкчелегенә түбәндәге мөрәҗәгать юлланачак:

"Бөтендөнья татар яшьләре форумы хатын-кызлар баш киемен - яулыкны милли-традицион баш киеме икәнен билгели. Татар кызларының яулык йөртүе татар мәдәниятен саклау өчен бик мөһим. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Мордовия республикасы җитәкчелегеннән кызларга яулык бәйләп йөрүне тыючы карарны кире кагуны сорый һәм шундый карар кабул ителгән Русиянең башка төбәкләренә мөрәҗәгать итә" диелә күпчелек тавыш белән кабул ителгән белдерүдә.

"Форум - татар мәнфәгатьләрен якларга өйрәнү җире"

Чарада киләсе ике елга татар яшьләре форумының рәисе итеп бертавыштан Тәбриз Яруллин кабат сайланды. 2 августта узган пленар утырышта ясаган чыгышында ул форумның татар мәнфәгатьләрен кайгыртырга өйрәнү җире булырга тиешлеген әйтте.

"Форум татар яшьләре резолюцияләр, мөрәҗәгатьләр кабул итеп, татар халкының мәнфәгатьләрен якларга, хокукларын тормышка ашырырга өйрәнә торган җирдер. Аны шуңа оештырырга кирәк тә. Без күп кенә форумнарда катнашабыз, ләкин ул еш кына рәсми чыгышлар белән генә чикләнә һәм алардан соң кич белән концертлар белән. Ләкин аны алай итеп кенә чикләп калырга кирәкми. Мәҗбүри рәвештә семинарлар, укулар, мастер-класслар оештырып, хокук яклауның заманча технологияләрен өйрәнеп, остаханәләр оештырсыннар иде. Шунда гына ул татар яшьләренә килешле һәм заманасына туры килгән форум булачак" дип сөйләде Тәбриз Яруллин.

* * * *

3 августта форум кысаларында "Яшь татар гаиләсе һәм аның алдында торган сынаулар" дигән дискуссия узды. Камал театрында узган чарада теләгән һәркем яшь татар гаиләсе турында үз фикерен белдерә алды.

4 августта делегатлар Болгар тарихи-шәһәрчегенә сәфәр кыла.

XS
SM
MD
LG