Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:17

Германия Русия белән корал сату килешүен туктата


Украинада кризисның дәвам итүе сәбәпле Германия Русиядәге хәрби күнегүләр өчен лагерьга корал сату килешүен туктатып тора, дип яза вице-канцлер һәм икътисад министры Зигмар Габриэль сүзләрен китереп, Германиядә чыгучы "Sueddeutsche Zeitung".

Басма мәгълүматларына караганда, Германиянең иң эре корал җитештерү ширкәте "Rheinmetall" Русия белән килешүне өзә. Март аенда Кырым аннексиясеннән соң килешү туктатылган иде.

Ширкәт 2011 елда Русиянең көньяк-көнчыгышында 100 миллион евролык күнегүләр үзәге төзү килешүенә кул куйган иде. Анда елына 30 меңләп хәрбине өйрәтеп булачагы планлаштырыла иде. Германия хөкүмәте ширкәткә бу килешүне туктатырга кушкан, хәбәр итә Германия басмасы.

Русиягә корал һәм хәрби җиһазлар сатуны туктату - Европа Берлеге санкцияләре кысаларында эшләнә, дип хәбәр итә Германия хөкүмәте.

XS
SM
MD
LG