Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Азиягә халыкара очышлар өчен транзитны ябарга мөмкин


Русия Европаның иң зур һава ширкәтләренә транзит очышларны туктатырга мөмкин, дип яза "Ведомости".

Басма Русия һава юллары хезмәтендәге чыганакларга нигезләнеп яза. Европа Берлегенең Русиягә чикләүләр кертүе һәм Кырымга очышлар өчен билгеләнгән штрафлар өчен "җавап кайтарырга кирәк", дигән әлеге чыганаклар.

Карарны хөкүмәт кабул итәчәк. Бүгенге көндә сөйләшүләр транспорт һәм тышкы эшләр министрлыгы дәрәҗәсендә бара. Премьер-министрның матбугат вәкиле Наталья Тимакова министрлыклардан андый тәкъдимнең булганын расламады.

Lufthansa, British Airways һәм Air France Азия илләренә Русия аша оча һәм моның өчен "Аэрофлотка" акча түли.

"Бу яхшы гына керем. Мәсьәләне хәл иткәндә аны барлык яктан тикшерергә кирәк, американнар һәм европалар кебек үзебезнең башка чүкеч белән сугып түгел", диде Русия президенты матбугат вәкиле Дмитрий Песков.

XS
SM
MD
LG