Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:56

Кырымда Русия Дәүләт думасы утырышы һәм Путин белән очрашу булачак


Киләсе атнада Кырымда Русия президенты, премьер-министры, министрлар, депутатлар һәм эшкуарлар катнашында очрашулар көтелә.

Дума депутатлары Кырымга 12 август килеп халык белән очрашачак. 13 август беренче вице-спикер һәм Русия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков җитәкчелегендә 20ләп депутат "Артек" балалар лагерендә булачак. Анда ял итүче балалар белән очрашулар, остаханәләр һәм футбол уйнау планлаштырыла.

14 август Ялтада Русия президенты Владимир Путин һәм премьер-министр Дмитрий Медведев катнашында Дәүләт думасы утырышы үтәчәк.

XS
SM
MD
LG