Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

"Крым – наш!" дип кычкыручылар мобил элемтәсез калды


Кырымда МТС-Украина мөштәриләре элемтәсез калды

Кырымда МТС-Украина мөштәриләре элемтәсез калды

5 августта Акмәчеттә һәм Акъярда МТС-Украина мобил операторның абонентлары элемтәсез калды. Телефоннарда операторның сигналы юкка чыкты. Операторның матбугат хезмәте моның сәбәбе компаниягә бәйле түгел дип белдерә.

Акмәчеттә һәм Акъярда яшәүче 800 меңгә якын кеше элемтәсез калды. Кырымның башка регионнарында – Алушта, Бакчасарай, Карасубазарда әлегә элемтә бар дип хәбәр ителә.

Килеп чыккан вазгыятьтә кем гаепле – төгәл әйтеп булмый. Кырым хөкүмәтенең эчке сәясәт, элемтә һәм матбугат чаралары өчен җаваплы вице-премьеры Дмитрий Полонский хәбәр итүенчә, 48 сәгать дәвамында "МТС-Украина" операторы Кырымда эшен туктатачак.

"МТС" хезмәт үзәге исә компания беркая китми, килеп чыккан вазгыятьне өйрәнә, сайтта булачак хәбәрләргә игътибар итегез дип хәбәр итте. "МТС-Украина" операторының матбугат сәркатибе Виктория Рубан УНИАН агентлыгына хәбәр итүенчә, компаниягә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында алар Кырымдагы төп станциянең эшчәнлеген контроль итү мөмкинлегеннән мәхрүм калган.

МТС-Украина элемтәсе бетү сәбәпле 5 августта Акмәчеттә шәһәр халкы МТС-Россия сим-карталарын алу өчен чиратка басты. Бу вазгыятьтән файдаланып алдакчылар шәһәр уртасына машиналарын куеп симкаларны ике бәягә сата башлады.

Әлеге вазгыятькә шатланганнар да, “бандерачылар” дип сүгенгән күбрәк олы яшьтәгеләр, март аенда “Кырым наш” дип кычкырып йөргәннәр дә бар. Кайберләре МТС сим-карталарында калган акчалары өчен кайгырып МТС-Украинаны хәтта Европа мәхкәмәсенә бирергә чакыралар. Мондый чакыруларны "Голос России" радиосы тапшыруларын Кырымда оештырган "Транс-М" радиосында 5 август иртән туры эфирда ишетергә мөмкин иде.

Шуны да әйтергә кирәк, элегрәк Кырым башлыгы вазифасын башкаручы Сергей Аксенов Украина операторларының эше дәвам итәчәк дигән иде.

4 августтан Кырымда Русиянең "К-Телеком" мобил элемтә компаниясе эшли башлады. Кырымда Украинаның "Киевстар", "Life" мобил операторлары әле эшен дәвам итә.

"МТС-Украина" операторының матбугат сәркатибе Виктория Рубан Кырымда эшне туктатырга планлаштырмаганын белдерде. Ләкин бу мәсьәлә компаниядән тормаганы да билгеле. Кырымда соңгы айларда булган хәлләр моны исбатлый.

Башта Кырымның яңа хакимияте украин телеканалларының трансляциясен тыеп Русия телеканалларын Кырым эфирына кертте, украин яклы җирле "Черноморская" каналының эшен туктатты, аннары июнь аеннан һривняны тыеп рубль кертте, инде чират мобил операторларга җитте.

“Крым – наш!” дип кычкырганнарга, “бандерачыларны” сүккәннәргә исә шатланырга тагын бер сәбәп булды, тик бу шатлыклы хәбәр белән алар мобил элемтәсез беркем белән дә уртаклаша алмыйлар. Һәрхәлдә якын көннәрдә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG