Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанның 18нче татар гимназиясе үги бала хәлендә"


18нче гимназиянең башлангычлар укый торган бинасы.
18нче гимназиянең башлангычлар укый торган бинасы.

Казанның 18нче татар гимназиясе ике бинада көн күрә. Бу хәл укучыларга да, укытучыларга кыенлыклар тудыра. Рания Садыйкова бу хакта Татарстан президентына һәм башка түрәләргә хат язган.

Рания Садыйкованың кызы тугызынчы сыйныфны бетергән. Баласы мәктәпне тәмамлаганчы ук бу гимназиягә яңа бина булыр дип өмет итми ул, әмма татар теленә дә аеруча зур игътибар биргән бу уку йортының өйдәш хәлендә булуы Татарстан башкаласы өчен гарьләнерлек хәл ди.

Яңа уку елында бу гимназиянең оешуына 15 ел тула. Садыйкова үзенең хатында бу вакыйга уңаеннан ноябрь аенда булачак чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да чакырган. Президент үз күзләре белән күреп китсә, бәлки, боз кузгалыр дип өметләнә.

"Башлангычлар элеккеге балалар бакчасы булган бинада, ә 5-11 сыйныфтагылар исә 42нче (рус) урта мәктәпнең сул канатындагы өченче катында белем ала. Ашханә ике бинага уртак булганга күрә, тәнәфестә бер бинадан икенчесенә йөрергә дучар булалар. Спорт залы да заман ихтыяҗларына җавап бирми", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Садыйкова хатын 16 июль көнне президентка да, шәһәр мэрына да, мәгариф министрлыгына юллаган. Бүгенгә кадәр әле берсеннән дә җавап алмаган. Бу хатын ул барлык ата-аналар, укучылар һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлаганнар исеменнән язган. "Алар барсы да минем фикерне куәтли, кирәк булса имзалар да җыеп бирә алабыз", ди Садыйкова.

Гимназиядә дәрес бара
Гимназиядә дәрес бара

Аның фикеренчә, дистә ел дәвамында бу проблем әледән-әле күтәрелеп килә, әмма иң югарыдагы түрәлергә генә барып ирешми.

"Ниндидер ябык боҗра хәлендә без. Президентка, мэрга язабыз, ә аларга хатыбыз барып җитми, чөнки урындагы түрәләр бу хатларны, мөрәҗәгатьләрне күрсәтми. Үзләрен сүгәрләр дип куркалар. Әгәр хатыбыз Миңнехановка барып җитсә, ул аларны эт итеп сүгәчәк. "Ни өчен эшләмисез?" дип әйтәчәк. Президент бу хәлне белеп алса, булышыр дип уйлыйм мин", ди Садыйкова.

Ул Татарстанда Украина качакларына шартлар тудырылуын аңлый, аларны кызгануын әйтә һәм шул ук вакытта гимназия проблемы хәл ителмәгәнгә үзләрен үги хәлдә итеп хис итүләрен белдерә.

Садыйкова сүзләренчә, татар мохите аңкып торган, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда әледән-әле җиңүләр яулаган бу гимназиянең мондый хәлдә булуы бүгенге көн өчен аяныч хәл.

Рания Садыйкова
Рания Садыйкова

"Гимназиягә килеп керүгә үк сине өйдәге кебек каршы алалар, милли мохит үзенә тартып тора. Икенчедән, монда бик тирән белем бирәләр. Казанда бер генә гимназия дә, мәктәп тә өйдәш булып яшәми. 18нче гимназиянең хәле XXI гасыр өчен нормаль түгел", ди Садыйкова.

Яңа уку елына бу гимназиягә 400ләп бала укырга киләчәк. Бу хакта Азатлыкка директорның укыту эшләре урынбасары Зөһрә Садыйкова белдерде.

"Безгә яңа бина кирәк. Бу безнең уку сыйфатын тагын да яхшыртачак. Безнең тирәдә генә өч рус мәктәбе бар, алар тулы да түгел. Без ата-аналар һәм балалар, һәм укытучылар бер гаилә кебек тупланып эшлибез. Кайчакта ник безнең балалар гына бер бинадан икенче бинага күчеп йөри дип ачу да чыга", ди Садыйкова.

Идел буе район мәгариф бүлеге башлыгы да гимназия төзеләчәк, безнең районга киләчәктә бер мәктәп кору каралаган дип ышандырган булган.

Бу проблемны Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли эшләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә белә. Алар Туфан Миңнуллин исән вакытта аның белән гимназиядә булганда, әлеге проблемны күтәрәчәкләрен белдергән.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова да гимназия белән танышкач, бина мәсьәләсен министрга җиткерермен дип вәгъдәләр биреп кайтып киткән.

18нче гимназиядә "Кайсы сыйныф яхшырак?" бәйгесе бара
18нче гимназиядә "Кайсы сыйныф яхшырак?" бәйгесе бара

"Инде Туфан абый да арабызда юк. Безне бөтенесе мактый, ә бина мәсьәләсен чишәргә алынучы берәү дә юк", ди Садыйкова.

Гимназиянең яңа уку елына әзерлеге дә тикшерелгән. 30 июль көнне тикшерүчеләр "барсы да тәртиптә" дип кайтып киткән.

Гимназия җитәкчелеге, әгәр түрәләр яңа урында бина төзү бик кыйммәткә чыга дип исәпләсә, башлангычлар белем ала торган бина кырыена янкорма төзеп куйсалар күпкә отышлырак булачагын әйтә. "Янкорма өчен урын җитәрлек монда. Безгә күп кирәкми, 10-12ләп уку бүлмәләре һәм бер яхшы спортзал җитә", ди Садыйкова.

Бу гимназия татар, инглиз һәм рус теленнән көчле белем бирүче уку йорты. Әле яңа гына Русия күләмендә узган бәйгедә бишенче сыйныфның ике укучысы беренче урыннарны алган. Русия күләмендә математикадан бәйгедә бер укучылары бишенче урынга лаек булган.

Гимназия 2005 елда Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге бүләгенә лаек булды. 2006 елда Русия күләмендә мәгариф кысаларындагы президент грантын отты һәм башкалар. Саный китсәң, бу гимназиянең Татарстанда да, Русиядә дә уңышлары аз түгел. Кайсыдыр мәктәпләр балаларны татарча аңларга һәм сөйләргә өйрәтүне максат итеп куйса, 18нче гимназия бу юнәлештә башка баскычка күтәрелгән.

Зөһрә Садыйкова
Зөһрә Садыйкова

"90нчы елларда Казанда балалар татар телен бөтенләй белмәгән чакта татар телен аңларга, сөйләргә һәм үз телеңнән оялмаска өйрәтү безнең төп максат иде. Хәзер бу мәсьәлә артта калды. Безнең мәктәптә бөтен тәрбия эшләре дә татар телендә бара. 75 бала медальгә бетерде, тәмамлаучылар арасында ун кеше фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә иреште. Тагын дүрт кеше яклау алдында. Бу без белгәннәре генә әле", ди Садыйкова.

18нче гимназия язмышы бер тапкыр кыл очында калды инде. Оптимизация сылтавы белән, 2008 елда ябып, укучыларны башка мәктәпләргә таратырга җыендылар. Ул вакытта ата-аналар барлыгы 11 урынга мөрәҗәгать-үтенеч хаты язды. Татарстан президентына да, Җәмәгать пулатына да, Дәүләт шурасына да һәм башка урыннарга үзләренең моң-зарларын җиткерделәр. Ул вакытта Дәүләт шурасы депутаты булган, язучы Туфан Миңнуллинның үткен сүзе генә бу гимназияне саклап калган иде.

XS
SM
MD
LG