Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:49

Резедә Сафиуллина: "Макташып кына дөрес юл табылмый"


"Дини, милли, мәдәният мәсьәләләрендә ирекле фикерләү җитми, макташып кына хакыйкатьне табып булмый, комфорт даирәсеннән чыгарга курыкмаска кирәк", ди галимә Резедә Сафиуллина. Без аның белән үткән Рамазан аенда Казандагы мәчетләренең эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга тырыштык.

Филология фәннәре кандидаты, Русия ислам университеты хезмәткәре, галимә Резедә Сафиуллина социаль челтәрләрдә теге яки бу мәсьәләгә даими фикерләрен язып тора. Ул Рамазан аенда Казанның төрле мәчетләрендә булуын, ифтарларның ничек үтүен, үз күргәннәрен дә язган иде. Без Ураза гаетеннән соң аның белән күрешеп, Казандагы дини тормышның, мәчетләрнең эшчәнлеген, ифтарларның ни дәрәҗә үтүен бәяләргә, күпмедер нәтиҗә ясарга булдык.

– Беләсезме, бүгенге көндә без пиар, абруй үстерү, имидж ясау заманында яшибез. Һәм күп очракларда кайбер оешмалар, кайбер кешеләр шушы имидж артына качып асылны оныталар. Ә менә Казан мәчетләрендә үткән ифтарларда, Рамазанда үткән бәйрәмнәрдә волонтерларга эш бик күп булды, яшь егет-кызлар – аларга бер дә җиңел түгел иде. Ифтарга килгән барлык кешеләр дә аларга рәхмәт әйтми бит, кайберәүләре генә "рәхмәт" дип китәләр, күбесе волонтерларны официант, хезмәт күрсәтүче дип уйлый. Безнең халыкка әдәплелек җитеп бетми. Ифтар башланганчы ук намаз укымый торган, ураза тотмый торган кешеләр инде ризыкны ашый башлый гына түгел, ә сумкаларына, пакетларга салган очраклар булды. Волонтерларның, хәтта кайвакыт эшләре беткәч, үзләренә ашарга ризык та калмый, ләкин алар зарланмый: без үз эшебезгә барыбер киләбез, моның белән без яхшылыкның, кешелек мөнәсәбәтләренең ни икәнен күрсәтергә телибез, ди алар.

Резедә ханым, интернетта Казандагы дини тормыш күбрәк “Ярдәм” мәчете тирәсендә кайный, кайда башка мәчетләр дигән фикерләр язылды. Бу чыннан да шулаймы, әллә инде башка мәчетләр дә хәрәкәттәме?

– Дини тормыш ул, әлбәттә, бик күпкырлы. Мин үзем шушы Рамазан аенда мәчетләргә йөреп чыгам дип бер ниятләгән идем, ләкин бөтен мәчетләрне дә күрергә мөмкинлек булмады. Шуңа да карамастан бик күпләрендә булдым, күрдем: мәчетләребез бик матур, халык шулкадәрле күп, һәрбер мәчетнең үз йөзе бар, шул исәптән “Ярдәм”нең дә. Аның йөзе бик җитди һәм бик көчле, үзенә күрә аерым бер энергиягә хас ул.

Димәк, бу пиар эше генә түгел?

– Юк дип уйлыйм. Әлбәттә, бар ул пиар өчен, кеше күрсен өчен дип эшләүчеләр, ифтарлар уздыручылар. Мин ифтарларга күп йөрдем. Бездә бит ничек: чакыралар да бер мескен хатынны баласы белән һәм барлык кеше каршында “без фәлән-фәлән ярдәм проектын башлыйбыз, мескеннәргә булышабыз, ашатабыз” дип зур итеп кычкырып сөйлиләр. Ләкин бит бу дөрес түгел. Мөселманча түгел. Синең уң кулың эшләгәнне сул кулың күрергә тиеш түгел. Без бүген информацион заманда яшәгәч, бөтен эшләгән эшебезне чыгарып селкергә тырышабыз, күрсәтергә ашыгабыз: фото, видеолар, интернет челтәре аша.

Сезнең фикерләрне башкалар радикал, бик кырыс итеп кабул итә. Икенче берәүләргә дөреслек, хак юл эзлисез кебек?

– Беләсезме, мин бүгенге вазгыятьне өйрәнер алдыннан шактый күп итеп, озак итеп, тарихыбызны, мирасыбызны өйрәндем. Ә анда үрнәк алырлык сәхифәләр шактый: XX гасыр башын алсак, татар матбугат чараларында безнең зыялыларыбыз бөтен дини, мәдәни мәсьәләләрне уртага салып, ачык итеп, бергә сөйләшкәннәр, фикерләшкәннәр, четерекле мәсьәләләрне күтәрергә курыкмаганнар, бәхәс, хакыйкатьне эзләү барган. Әгәр дә бәхәс тумый икән, дөреслекне табып булмый. Алар курыкмаган! Ә без әле эзләнәбез генә, дистәләгән еллар диннән ерак булдык, бик күп вакыт югалттык. Бер-беребезне мактап кына дөреслеккә барып булмый! Минем үземнең кимчелекләремә, хаталарыма күрсәтсәләр, мин бары тик рәхмәт әйтәмен. Хаталарны күрмичә, алар өстендә эшләмичә, дөрес юлга басып булмый. Бу табигый, дөрес юл, без бары тик аны оныта гына башлаганбыз. Әгәр дә камиллеккә ирешик дисәк, нинди генә өлкә булмасын: дин, милләт, мәдәният һәм башкасы дисеңме, үзеңнең комфорт даирәңнән чыгарга курыкмаска кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG