Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Русия сим-карталарын бәяне 8 мәртәбә арттырып саталар


Кырымның яңа хакимияте хәбәр итүенчә, алыпсатарлар Русия элемтә ширкәтләренең сим-карталарын 50 сум урынына 400 сумга сата. "Вице-премьер" Дмитрий Полонский, бәяләрне күтәргән барлык сәүдә нокталары тикшереләчәк, дип белдерде. Бер үк вакытта аның сүзләренә караганда, сим-карталарны бәяне арттырып сату канунсыз түгел.

"400 сумга алучылар булганда, димәк аларны шул бәягә сатарга теләүчеләр дә булачак", диде "вице-премьер".

5 августта Акмәчеттә һәм Акъярда МТС-Украина мобил операторның абонентлары элемтәсез калды. Телефоннарда операторның сигналы юкка чыкты. Бүген Кырымда халык Русия сим-карталарын алу өчен чиратларга тезелде.

XS
SM
MD
LG