Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия туризмын реформалау өчен махусус комиссия төзелде


Ике атнадан махсус җыелган комиссия Русиядә туризм өлкәсендә реформалар уздыру тәкъдимнәре белән таныштырачак, диде мәдәният министры Владимир Мединский. Туризм базарындагы кризиста ул сәяхәт ширкәтләре җитәкчеләрен һәм туристларны гаепләде.

Җитәкчеләр пирамидалар төзеп бәяләрне арттыруда, туристлар исә арзан турларга кызыгулары белән гаепле, диде Мединский.

Бер ай эчендә сәяхәткә чыгарга теләүчеләрнең кимүе, чит ил валюталарның бәясенең үсүе һәм тискәре сәяси вазгыять сәбәпле инде алты зур ширкәт ябылды.

XS
SM
MD
LG