Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина качаклары да гади халык җилкәсенә төшмәсме?


Украина качаклары Казандагы "Стрела" кунакханәсенә урнаша
Украина качаклары Казандагы "Стрела" кунакханәсенә урнаша

Украина качаклары турында ниндидер төгәл мәгълүмат табу печән өеменнән энә эзләүгә тиң. Рәсмиләрнең белдерүләре, төрле саннар, шул исәптән бүленгән акчалар да күпләгән сораулар тудыра.

Татарстанга килгән качакларның бер өлеше Казанның "Стрела" кунакханәсенә урнаштырылды дигән хәбәрләр булды. Азатлык бу кунакханәгә шалтыратып, күпме качак урнашуы, аларның яшәү шартлары һәм моның өчен кемнең күпме акча бүлеп бирүе турында кызыксынырга теләде.

"Стрела" кунакханәсендә урнаштыру өчен җаваплы хезмәткәр Тәнзилә Фатыйхова, хәзер мин бүлмәмә үтәм дә төгәл саннарны әйтәм, дигән җиреннән телефонны администратор Елена исемле кызга тапшырды. Елена башта күпме качак, күпмесе балалар дигән сорауга анык кына җавап бирә алмады, буталып бетте. 146 һәм 150-ләп дигән саннар яңгырады. Ахырда 135 качак тора, шуның эченнән 54 балалар диде.

Елена качакларга өч тапкыр кайнар аш ашатуларын гына әйтеп өлгергән иде, аның кулыннан телефонны бер ир-ат тартып алды. Аңа да Азатлык радиосының качакларга тудырылган шартлар белән кызыксынуы турында аңлатырга туры килде. Бу ир-ат үзен иминлек хезмәте вәкиле икәнлеген әйтте һәм "моннан бернинди дә мәгълүмат бирелми, бөтен сорауларыгызны Казан мэриясенә юллагыз", дип телефонны куйды.

Качакларга бу кунакханәдә торган өчен кем түли, кайнар ризыкны үзләре түләп ашыймы, гади генә әйткәндә, бер качакның яшәве күпмегә төшә һәм алар монда озакка калачакмы дигән сораулар ачык калды.

Татарстан миграция хезмәте 1 августка республикада ике меңнән артык качак теркәлүен белдерде. Аның 416сы Казанда калган. Калганнары кая? Әлеге хезмәт бу ягын тәгаенләмәде.

Украина-Русия чигеннән ерак булмаган Новошахтински шәһәрендә качакларның чатыр шәһәрчеге
Украина-Русия чигеннән ерак булмаган Новошахтински шәһәрендә качакларның чатыр шәһәрчеге

Төрле дәүләт оешмалары качакларга күрсәткән хезмәтләре турында хисап тота башлады. Татарстанның кулланучылар хокукларын яклауны күзәтү хезмәте җитәкчесе Марина Патяшина, матбугат очрашуы үткәреп, Украинадан килгән качакларның 90%тан артыгына вакцина ясалганын белдерде. Төгәл саннар тагын пәрдә артында югалды. 90% ул күпме кеше икәне дә билгеле булмады. Патяшина сүзләренчә, Татарстанда качакларны вакытылыча сыендырып тору өчен 122 урын булдырылган. Алар кайда һәм анда күпме качак көн күрә, кемнәр хезмәт күрсәтә – бу да ачык түгел.

Русиядә качакларны хөкүмәт җилкәсеннән төшерүгә юнәлгән документ әзерләнә. Киләчәктә "Качаклар турында"гы канунга үзгәрешләр керергә мөмкин. Анда качакларны кабул иткән гаиләләрнең фатир түләүләрен дәүләт үз өстенә алырга мөмкинлеге турында да язылачак диелә.

Качакларның балаларына мәктәп ишекләре дә ачык булачак. Бу эшне оештыру, балаларны контрольгә алып, аларның мәктәпкә йөрүен тәэмин итү урындагы мәгариф идарәләре өстенә төшәчәк.

Татарстан Җәмәгать пулаты да качаклар мәсьәләсеннән читтә калмаячак. Пулат әгъзалары һәм белгечләр качаклар белән очрашкан һәм читтән килүчеләр алдында торган мәсьәләләрне хәл итү өчен эшче төркем төзергә карар кылганнар.

Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин сүзләренчә, качакларның саны артканнан арта гына барачак. Ул казаннарны өйләреннән китәргә мәҗбүр булган бу кешеләргә ярдәм итәргә чакырды.

Мэрия качаклар өчен һуманитар ярдәм җыю үзәге ачылганны хәбәр итте. Тимер банкада төрле консервалар, ярма, токмач, чәй, шикәр, кофе, урын-җир һәм җылы киемнәр кирәклеге әйтелде.

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев 22 июль көнне Русиядә федераль миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән 144 мең Украина качагы булуын белдерде. Аның сүзләренчә, вакытлыча сыену урыннарында шартлар тудыру өчен 3,5 млрд. сум бүленгән иде. Ә гомумән, качаклар мәсьәләләрен хәл итү өчен дәүләт кесәсеннән 4,94 млрд. тотылган.

Озак та узмады, Русия хөкүмәте 5 август көнне качакларга ярдәм итү өчен Татарстанга 920 мең сум бирелгәнлеге турында белдерде. Татарстанга килгән ике мең качакка бүлгәндә кеше башына 460 сум туры килә. Бу акчаларның кай вакытка кадәр икәнлеге һәм тагын бүленү-бүленмәве турында мәгълүмат юк.

Украина качаклары Казан һава аланында
Украина качаклары Казан һава аланында

Русиядә соңгы вакытта, илкүләм әһәмияткә ия вакыйга дип белдерелеп, алдан зур шау-шу чыгарыла. Кырым аннексияләнгән вакытта да, Кырымдагы урысларны украин милләтчеләре кыерсыта дигән сылтау белән гаскәр кертеп, Мәскәү үз максатына иреште. Кырымга таулар вәгъдә ителде. Ә аннан соң Кырым проблемнары Русия хөкүмәте өстеннән төбәкләргә һәм халыкка төште. Кырымга ярдәмгә дип ихтыяри-мәҗбүри акчалар җыелды. Кырымның 14 районы Русиянең 14 төбәгенә бүленеп, Татарстанның Бакчасарай шәһәрен һәм районын багачагы билгеле булды.

Инде Украинаның көнчыгышындагы кораллы бәрелешләргә килгәндә дә, моның төбендә Русия кулы уйнаганлыгы ярылып ятканга, Көнбатыш Мәскәүгә карата яңадан-яңа чикләүләр кертә.

Кырымны үзләштергәннән соң Көньяк Украинада да вазгыятьне какшатырга теләгән Мәскәүнең мәкерле планы андагы халыкның җилкәсенә төште һәм алар үз өйләрен ташлап бу утлы төбәктән качарга мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә бу качаклар да дәүләт карамагында түгел, ә республикалар, төбәкләр һәм гади халык җилкәсендә калырга мөмкин.

Соңгы вакытта Русиядә бәяләр күтәрелү сәбәпле Татарстандагы кайбер авылларда халык арасында "Кырымны һәм Украинадагы сугышны туйдырабыз бит" дип сөйләүчеләр дә бар икән.

БМО мәгълүматларына күрә, Украинаның көнчыгышындагы кораллы низаг нәтиҗәсендә 730 меңгә якын кеше Русиягә китәргә мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG