Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:08

Казанда татар яшьләре форумы узды. Анда татар телен саклау турында да шактый сүзләр яңгырады. Хәзерге шәһәр шартларында татар телен саклау һәм үстерү мөмкинме? Бу хакта Казан мәктәбен тәмамлаган һәм хәзер 2нче лицейда эшләүче Булат Гарифуллин белән сөйләштек.

Булат Гарифуллин Казанның Дәрвишләр бистәсендә туып үскән. 6нчы сыйныфка кадәр бистәдәге 11нче татар гимназиясендә укыган. Шуннан соң әнисе аны Казанның Мәскәү районында урнашкан 2нче лицейга (элекке татар-төрек мәктәбе) алып килгән. Әлеге лицейны тәмамлап, БДИ биреп Казан федераль университетына инглиз һәм алман теле бүлегенә укырга кергән. Шул ук вакытта лицейда тәрбияче булып та эшли. Күп кенә шәһәр яшьләреннән аермалы булырак, Булат татарча чиста сөйләшә һәм без аның белән татар яшьләре арасында татарлыкны саклау һәм үстерү турында сөйләшергә булдык.

Казанда туып үскән яшь буын буларак ничек татарлыкны саклап калып була дип саныйсың?

– Беренчедән өйдә аралашу татар телендә булырга тиеш. Мин өйдә әни белән генә татарча сөйләшәм, чөнки абыйлар урыс мәктәбендә укып инде татарча онытып бетерде. Алар белән татарча сөйләшеп булмый, чөнки бер-беребезне аңлап бетермибез. Шуңа өйдә татарча аралашу булмаса инде алга китеш булмаячак.

– Ә менә син бит әйтәсең абыемнар белми дип. Алар белән гаиләдә татарча сөйләшмәделәрме?

– Мин үземне дә бик яхшы татарча беләм дип әйтмим, әмма мин татар гимназиясендә укыдым, ә абыемнар якындагы 22нче урыс телендә укытучы мәктәптә белем алды. Әни сөйләвенчә, мәктәпкә киткәнче алар бөтенләй урысча бер сүз дә белмәгән, чөнки күбрәк авылга кайталар иде. Шул мәктәпкә кергәннән соң инде татар телен онытканнар. Ә миңа 7 яшь булганда әби белән бабай вафат булу сәбәпле, мин авылга бик кайта алмадым. Шул татар мәктәбендә укыганга гына сөйләшә алам.

Димәк, синең тел гаиләдә сакланырга тиеш, дигән сүз белән бик килешеп тә бетмәскә мөмкин, чөнки абыеңнар бит татарча сөйләшми булып чыга.

– Әйе чынлап уйлап карасаң, нинди мәктәптә белем алу да бик мөһим икән. Бүгенге көндә Казанда татар мәктәбенә бирү мөмкинчелеге бар. Шуңа татар уку йортында укыту мөһимдер.

– Мөмкинчелеккә килгәндә, син үзең 11нче татар гимназиясендә ничәнче елларда укыдың һәм анда белем бирү тулаем татар телендә идеме?

– Мин 2001-2007 елларда укыдым. Мин укыганда әле татарча дәресләр алып барыла иде. Сыйныфташлар белән күбрәк урысча аралаша идек кебек, әмма мәктәптә татар рухы булды. Укытучылар татарча сөйләшә иде. Аннары алтынчы сыйныфка җиткәч мәктәп башлыгы алмашынды һәм күп әйбер үзгәрде. Урыс малайлары күп килә башлады. Шуңа мин 7нче сыйныфтан соң лицейга китәргә булдым. Әни дә шундый карар кылды.

– Татарча укыту бар иде, дидең. Фәннәр татарча укытыла идеме яки татар теле һәм әдәбияты гына укытылдымы?

– Мин гимназиядән лицейга күчкәч математиканы бик аңламадым, чөнки элек татарча укыдым, ә лицейда ул урысча укытыла иде. Шуңа миңа математиканы аңлау башта бик авыр булды. Математиканың гимназиядә татарча укытылганын хәтерлим, башкалары алай ук истә түгел. Кайбер фәннәр билингваль, ягъни татарча-урысча барды.

Гимназия белән лицейда укыту сыйфаты аермалыкларын сиздеңме?

– Гимназиядә укырга теләүчеләр дә теләмәүчеләр дә бар иде. Ә лицейга инде максатчан яхшы белем алырга теләүчеләр җыелган. Татар гимназиясендә мин беренчеләр рәтендә барсам һәм артык авырсынмыйча бишлегә генә укысам лицейда инде чынлап торып укырга кирәк булып чыкты. Шуңа мин лицейда күбрәк белем алдым дип уйлыйм. Гимназиядә ул кадәр үк белем ала алмаган булыр идем.

Ни сәбәпле?

– Чөнки лицейда яхшы укысаң синең инде абруең арта, бөтенесе хөрмәт итә башлый. Ә Дәрвишләр бистәсендә "паццаннар" дип әйтикме (көлә) артык яхшы укучыларны бик яратмыйлар, анда алар белән аралашып бергә-бергә вакыт уздырырга кирәк. Лицейда исә башка мохит.

– Син гимназиядән лицейга күчкәч математиканы урысча уку авыр булды, дидең. Бу мәктәптә татарча укып, аннары инде югары белемне урысча дәвам итәргә мәҗбүр булучыларга авыр дип уйлыйсыңмы?

– Әйтә алмыйм. Мөгаен югары сыйныфта татарча-урысча укыту кирәктер, чөнки БДИны бит барыбер урысча бирәсе. БДИ биремнәрен аңлап бетерү бик авыр була. Урысча белүче аны тиз генә аңлап алып инде эшкә күчә, ә урысча белмәүче шактый вакытны шул биремне аңларга тырышып утырачак. Бу бик күп вакытны алачак.

Киләчәктә яшь буын арасында татар теленә ихтирам артыр дип уйлыйсыңмы?

– Күп әйбер телгә мөнәсәбәттән тора. Яшьләргә татарлар белән бәйле әйберләрне яраттырырга кирәк. Мисал өчен мин Төркиядә булдым һәм көндез озак итеп бер шәһәргә бардык. Шунда юл буе баганалар төзелеп киткән һәм анда Төркия байраклары эленгән. Ул байраклар бик күп. Тауларда да куелганнар. Шул байракларны күрә-күрә мин Төркияне, аның халкын ярата башладым, аның рухы сеңде.

Менә безнең Казанда да шулай эшләсәң иде. Юк кына әйбер, әмма шундый зур тәэсир ясый. Татарларга да шундый әйберләргә игътибарлы булу кирәк. Ә яшьләр арасында татарлыкка караш киләчәктә ничек булачагын фаразлау бик авыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG