Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә кертү тыелган ашамлыклар исемлеге игълан ителде


Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русиягә чикләүләр керткән илләрдән ашамлыклар кертүне тыю күрсәтмәсен имзалады. Хөкүмәтнең интернеттагы сәхифәсендә Русиягә кертү тыелган азык-төлекнең исемлеге бар. Бер елга АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә үстерелгән һәм җитештерелгән сыер һәм дуңгыз, кош ите, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек, сөт һәм сөт азыкларын кертү тыела.

Русия моны көнбатыш сакцияләренә җавап итеп эшли. Әлеге күрсәтмәне чәршәмбе көнне президент Владимир Путин имзалады. Аның төгәл исемлеге бүген дөнья күрде. Киләсе атнада Мәскәү Беларустан ашамлыклар кертүне арттыру турында сөйләшүләр уздырачак.

XS
SM
MD
LG