Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кибетләрендә Чили бәрәңгесе сатылачак


Русия хакимиятләренең Европа, АКШ, Канада, Норвегия һәм Австралиядән ашамлыклар тыю күрсәтмәсеннән соң Русиянең авыл хуҗалыгы тармагын күзәтчелек итү (Россельхознадзор) оешмасы вәкилләренең Чилинең шундый ук идарәсе белән очрашында Чилидән товарны арттыру турында килешенгән. Чили моңарчы да Русиягә җиләк-җимеш һәм яшелчә, ит һәм балык ашамлыкларын саткан булган.

"Узган ел Чилидан 53 мең тонна балык алынган. Хәзер аны 2-3 мәртәбә арттырып булачак. Диңгез ашамлыклары моңарчы елына өч мең тонна сатылган булса, аны 15-20 меңгә кадәр арттырып була", диелгән Россельхознадзор сәхифәсендә. Чилидән бәрәңге китерү турында да сөйләшенгән.

XS
SM
MD
LG