Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында яңа радиоактив чүплек ясамакчылар


Казан янында яңа радиоактив чүплек ясыйлар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Казан янында яңа радиоактив чүплек ясыйлар

Атомга каршы активист Альберт Гарапов фикеренчә, яңа проект акча эшләү юлы гына булырга мөмкин. Татар милли хәрәкәте вәкилләре чүплек өчен Татарстанның махсус сайланганын әйтә.

Татарстанның Биектау районы Дача бистәсендә нурланышлы калдыклар өчен вакытлы саклагыч төзелә. Ул шунда ук урнашкан иске саклагыч янында торгызылачак.

Җирле халык бу яңалыкка каршы чыккан. 6 августта авылда бу хакта җәмәгать тыңлаулары узды. Проект җитәкчеләре булган РосРАО ширкәте вәкилләре саклагычның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә куркынычсыз булуын әйтә. Ләкин җирле халык бу белдерүләргә күнмәде. Активистлар шулай ук ангарның вакытлы гына түгел, ә дәвамлы рәвештә шунда калачагыннан курка.

Саклагыч проектының эчтәлеген тәфсилләбрәк Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат очрашуында Татарстанның атомга каршы җәмгыяте башлыгы Альберт Гарапов сөйләде.

Аның сүзләренчә, проектның бәясе бары тик сигез млн сум тәшкил итә һәм ул биш айда төзеләчәк. Активист түбән бәя һәм кыска вакытны шунда ук шик астына алды, янәсе чыннан да куркынычсыз корылма мондый шартларда төзелә алмый.

Иске саклагыч 800 кубометр зарарлы калдыкларга каралган булса, яңасының күләме 2000 кубометр булачак. 1964-1991 еллар дәвамында Татарстанда җыелган барлык радиоактив калдыкдар яңа саклагычка күчереләчәк. Шулай ук бүгенге көндә якын төбәкләрдә эшләгән 190 оешманың радиоактив чүпләре дә бирегә китереләчәк, ди Гарапов.

Аның сүзләренчә, РосРАО - ул ярым-дәүләт, ярым-шәхси оешма. Алар радиоактив чүп җыеп акча эшлиләр, Татарстандагы чүплек тә шундый проектка охшаган, ди ул.

Матбугат очрашуына шулай ук татар милли хәрәкәте активистлары килгән иде. Алар да чүплек төзелүенә каршылык белдереп, мондый проект өчен Татарстанның махсус сайлануын әйттеләр.

Тыңлаулардан соң бер ай дәвамында протокол өйрәнеләчәк. Аннан соң төзелеш лицензиясен озайту яки кире кагу карары алыначак.

XS
SM
MD
LG