Accessibility links

Татарстандагы "Пятерочка" челтәре "Чәк-чәк" һәм "Үзебезнеке" дип үзгәртелә


"Ак барс регион" ширкәте үзенең Татарстанда ашамлыклар сатучы 140 "Пятерочка" кибетләренең исемнәрен үзгәртә. Кибетләр яңача "Чәк-чәк" һәм "Үзебезнеке"("Наша марка") дип аталачак, дип хәбәр итә ширкәт.

Федераль франшизаны (илкүләм челтәрнең исемен куллану хокукын) әлеге ширкәт 2004 елда сатып алган. Быел аның мөддәте тәмамлана. Хуҗалар килешүне дәвам итмичә челтәргә үзләре теләгән исем бирергә теләгән.

XS
SM
MD
LG