Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә хәлифәлеккә караган фәтва кирәк"


"Түгәрәк өстәл"дә чыгыш ясаучылар
"Түгәрәк өстәл"дә чыгыш ясаучылар

Гыйракта ислам хәлифәлеге барлыкка килүе турындагы белдерүләр Татарстан мөселманнарына да тәэсир итәргә мөмкинме? Казандагы “түгәрәк өстәл”дә шул хакта сөйләштеләр.

6 августта “Иман” мәркәзе Казанда “Гыйракта ислам хәлифәлеге барлыкка килүе һәм аңа карата Татарстан мөселманнары мөнәсәбәте” дигән "түгәрәк өстәл" утырышы уздырды. Мәркәзнең җитәкчесе Наил Гарипов Азатлыкка әйтүенчә, анда катнашучылар алай күп булмаган.

Чыгыш ясаучылардан ул РИУ университеты укытучысы Резеда Сафиуллина, Русия тикшеренүләр институтының төбәк һәм дини тикшеренүләр Идел буе үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе студенты Зөлфәт Сабирҗановны атады. Гарипов белән "түгәрәк өстәл"дә күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Наил, хәлифәлекне Татарстанда ничек аңлыйлар?

– Хәлифәлекне ясалма әйбер дип күз алдында тоталар. Мөхәммәт пәйгамбәр хәлифәлек сүзен кулланмады, ул хәлифәлек төзим дип сөйләнеп йөрмәде. Мөхәммәт пәйгамбәр вафат булгач дәүләтне бер исем белән игълан итү өчен термин эзләгәндә шул хәлифәлекне кабул иттеләр, чөнки пәйгамбәр вакытында кем хәлифә була дигән сорауга бер генә җавап иде: Мөхәммәт пәйгамбәр Аллаһ илчесе булганлыктан аның хәлифә булуы шиксез булды.

Наил Гарипов хәлифәлек турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:21:50 0:00
йөкләү

Тарихтан күренгәнчә мәртәбәле кеше үлгәч аның урынына кем калачак дигән бәхәсләр туа. Менә бу бәхәсләр вакытында хәлифә сүзе барлыкка килде һәм дүрт хәлифә бу концепцияне игълан итеп, раслап, аннары бер системага салдылар һәм шуннан бирле 1924 елга кадәр ислам дәүләтенең бер синонимы буларак барды. Шәригатьтә, төрле мәзхәбләрдә һәм төрле галимнәрдә кем хәлифә булырга тиеш дигән сорауга төрле җавап бар. Хәзерге вакытта да бердәнбер дөрес җавап була алмый, чөнки төрле мәзхәбтә хәлифәгә төрле шартлар куела.

Дөньяви дәүләттә шәригатьчә яшәү турында аңлатмалар күптән бар

Мин "түгәрәк өстәл"дә күбрәк тарихи аспектны чагылдырдым. Бездә хәлифәлек Болгар чорыннан, ягъни 922 елдан килә һәм формаль рәвештә Казан ханлыгы барлыкка килгәнче бара, әмма проблема юкка чыкмый, чөнки мөселманнар арасында бәхәсләр дәвам итә.

Бу бәхәсләр ислам кабул итмәгән дәүләтләргә буйсынып яшәү ярыймы-ярамыймы дигән сорау тирәсендә бара иде. Менә бу бәхәс хәзер дә күп яшьләрдә туа. Кызганычка каршы безнең дини галимнәребез моңа төгәл җавап бирә алмыйлар. Хәлифәлеккә караган фәтва дә юк. Русияне ничек итеп санарга, кәфер дәүләтеме, христиан дәүләтеме? Моңа кагылышлы фәтва юк. Шуңа мин үземнең чыгышымда күбрәк шул мәсьәләгә игътибар иттем, чөнки бу экстремистик агымнар шул өлкәдә төрле бәхәсләр чыгара.

Ә мөфтият һәм дини галимнәрдән аңлата торган бернинди документлар да юк. Америкада һәм төрле илләрдә мөселманнар яши һәм анда андый фәтвалар булганын беләм. Бездә бу мәсьәләне заманында Вәлиулла хәзрәт Якъгуб күтәрергә тырышты, әмма төгәл җавапны ул да бирә алмады. Соңгы вакытта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батров шулай ук бу мәсьәләгә карата фикерне белдерде, әмма әлегә кадәр төгәл җавап юк. Безнең Русиядәге бер мөфтинең дә бу өлкәдә дәшкәне юк. Шуңа бу яшьләр арасында экстремистик агымнарга эләгергә мөмкин бер шарт булып тора.

Мәсәлән "түгәрәк өстәл"дә РИУ укытучысы Резедә Сафиуллина әйтүенчә, күп мөселманнарда андый сорау тумый. Шулай да андый фикер туучылар өчен төгәл ясалган документ булырга тиеш.

– Гыйракта хәлифәлек оешуы турында ишетеп анда китәргә теләүче мөселманнар турында сүз булмадымы?

– Чарада катнашкан Рәис Сөләйманов аны зур куркыныч итеп күрсәтә. Мин куркыныч булса да, ул алай ук зур түгел дип саныйм, әмма берничә елдан соң безнең яшьләрнең анда китү куркынычы була ала. Алар бит анда сугышырга китә.

Хәлифәлек Гыйракта июнь азагында ук игълан ителде. Ай ярым үтүгә карамастан, ул әле дәүләт системасын булдырмады. Хәзерге вакытта да ул әле күбрәк хәрби оешманы хәтерләтә. Шуңа ул киләчәктә Әфганстандагы талиплар кебек булырга мөмкин. Аннары ул күбрәк хәрби лагерьны хәтерләтәчәк һәм дөнья буйлап куркыныч тудырачак. Шуңа күрә Татарстан мөселманнары өчен перспективада куркыныч туа ала.

Бездә хәлифәлек Казан ханлыгы чорына кадәр дәвам итә

Хәлифәлекне төрлечә төзәргә була. Әнә талиплар шәригать кертеп карадылар бит инде, күпчелек халык аны кабул итә алмады. Кабул итә алса шул ук Әфганстанда шәригать дәүләте булыр иде. Һәр дәүләттә ниндидер компромисс була. Монда да шулай. Хәлифәлекне төзүчеләр аны ничек аңлый шулай алга сөрәчәк, башка фикерләргә колак салмаячак.

– Гыйракта хәлифәлек булдырылудан соң Татарстаннан һәм гомумән Идел буе төбәкләреннән анда китүчеләр юкмы?

- Рәис Сөләйманов бар дип әйтте. Миндә андый фактлар юк. Сөләйманов сүзләренчә, ул оператив мәгълүмат белән эш итә һәм шуңа аларны исемләп атады. Ул аларның гаиләләре белән сөйләшкән икән.

– Ничә гаиләне атады?

– Уртача 5-6 фамилияне әйтте.

– Бу гаиләләре белән китүчеләрме яки гаилә башлыклары гына киткәнме?

– Ирләре киткән. Аларның кайберәүләре Сүриягә киткәннәр.

– Бу Гыйрактагы хәлләрне сөнниләр белән шыгыйләр арасындагы бәрелешләр дип сөнниләрне яклыйбыз дип китәргә мөмкин мөселманнар була аламы?

– Бу сүзләрнең нигезе бар, чөнки хәзерге вакытта шыгыйларның мәчетләрен җимерү фактлары бар. Алар бит суфиларның төрбәләрен, зиратларын да бетерәләр, шуңа бу шыгыйлар белән бергә суфиларга да каршы. Шуңа китәргә мөмкиннәр, әмма бу куркыныч алай зур түгел.

– Гыйракта хәлифәлек урнашуы игълан ителгәч Татарстанда да шактый әгъзалары булган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы моны хуплавын белдерде кебек.

– Хәзерге вакытта традицион ислам шигар итеп күтәрелде, ә чынбарлыкта пропаганда тиешлечә алып барылмый. Шигар белән йөреп кенә "Хизб ут-Тәхрир"чыларга каршы торып булмый. Ни өчен традицион ислам икәнне дәлилләп аңлатырга кирәк. Хәзер күбрәк шик тудыра торган акцияләр уза.

Унифицированный бер вәгазь сөйлиләр дә традицион исламны таратыбыз дип уйлыйлар

Менә бу гаетләрдә зур концерт куюны гына алыйк, 1990нчы еллар башында ислам диненә тарту өчен концертлар оештырыла иде һәм чыннан да җәлеп итү булды. Хәзерге вакытта бу концертның максатын аңлап бетерә алмыйм. Шуңа кайберәүләр: "Әнә карагыз, ул традицион мөселманнарга, алар концертлар куя, ә ислам алар өчен ширма гына”, ди. Шуңа шик тумасын өчен аңлату эшләрен студентлар, дөньяви кешеләр арасында алып барырга кирәк, ә бездә күбрәк мәчетләрдә унифицированный бер вәгазь сөйлиләр дә, традицион исламны тараталар дигән фикердә торалар.

Минемчә, тиешле пропаганда булса куркыныч янамас һәм монда мөслеманнар Диния нәзарәте дә, татар форумы да, татар конгрессы да һәм актив булган иҗтимагый оешмалар да катнашырга тиеш.

– Соңгы елларда хәлифәлекне алга сөргән "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзаларының нык артуы, бу инде күпләр шул хәлифәлеккә өстенлек бирүне аңлатмыймы?

– “Хизб ут-Тәхрир” мәчетләрдә актив эшли. Интернетта көчле пропаганда алып бара. Безнең мөфтият аларга каршы аңлату эшләрен алып бармый. Шуңа аларның вәкилләре елдан-ел арта. Мин энергоуниверситетта укытканда, бер кыз шул "Хизб ут-Тәхрир" фиркасенә китте, әмма без аны аннан чыгара алдык. Ул инде ахырда үзе дә барысын да аңлады. Бу университетта заманында хизбутчылар үз эшләрен бик көчле алып бардылар. Шуңа бу аларның пропагандасы нәтиҗәсе.

– Ә хәлифәлекне яклаган имамнар Татарстанда бармы? Ничек фаразлыйсың?

– Бардыр инде. Монда алар кайда белем алганын карарга кирәк, аннары дөньяви дәүләттә шәригатьчә ничек яшәү турында җаваплар күптән бар. Күбрәк укырга гына кирәк. Безнең имамнар шуны күбрәк халыкка аңлатсалар бездә андый проблем булмас иде.

XS
SM
MD
LG