Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:48

Путин Беларус һәм Казакъстан президентлары белән "хезмәттәшлекне арттыру" турында сөйләште


Русия президенты Владимир Путин Русиянең Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп чит илләрдән азык кертүне тыю карарыннан соң Беларус белән Казакъстан арасында хезмәттәшлекне арттыру кирәклеге турында бу ике илнең президентлары белән сөйләште, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Кичә АКШ, Европа Берлеге, Канада, Австралия һәм Норвегиядә җитештерелгән сыер, дуңгыз һәм кош итен, диңгез ашамлыкларын, сөт һәм сөт азыгын, яшелчә һәм җиләк-җимешне Русиягә кертүне бер елга тыю күрсәтмәсе гамәлгә керде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу күрсәтмәне бозган Таможня берлегенә кергән илләргә карата да җәзалар каралган, дип белдерде.

Казакъстан, Русия һәм Беларус Таможня берлегенә кергән. 2015 елдан әлеге берлек Евразия икътисади берлеге дип аталачак.

XS
SM
MD
LG