Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:12

Асыл милләтләр көне алдыннан Киевта кырымтатарларга багышланган очрашу үтә


Җомга 8 август көнне Асыл милләтләр көне алдыннан Киевта "Кырымтатарлар - Кырым һәм Украинаның асыл милләте" исемле түгәрәк өстәл сөйләшүе үтә. Очрашуны Дискриминациягә каршы коалиция, Кеше хокуклары үзәге һәм Европа Берлеге каршындагы Кырым экспертлары үзәге, шулай ук Халыкара "Яңарыш" фонды оештырды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә кырымтатар хәрәкәтенең ветеран җитәкчесе, Украина Югары радасы депутаты Мостафа Җәмилев, Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, Кырым экспертлар шурасы идарәсе рәисе Андрей Клименко, хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Сөйләшүдә кырымтатарларның яңа чынбарлыктагы яшәеше, милли үзидарә, хокукларын яклау турында сүз булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Халыкара оешмалар киңәшләре нигезендә кырымтатар халкының асыл милләт буларак хокукый статусын билгеләү һәм проблемаларны чишүдә Украина дәүләтенең роле турында да сөйләшү булачак.

Дөньяда Асыл милләтләр көне 1994 елдан башлап ел саен 9 август көнне билгеләнә. Бу көннең максаты "асыл милләтләргә теләктәшлек белдерү, аларның күбесенең моңарчы күрмәгән, тынычлык һәм иминлек шартларында тигез хокукларын саклап яшәвен тәэмин итү".

XS
SM
MD
LG