Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Русия үзендә һәм Украинада федерализмны төрлечә аңлый


Украинада федерализация өчен җыен быел Одессада узды

Украинада федерализация өчен җыен быел Одессада узды

Федераль үзәкнең төбәкләр белән проблемалары арта. Киеренкелекнең нигезендә – икътисади авырлыклар, ди белгечләр. Себер активистларына үз хокукларын белдерергә рөхсәт ителми.

Берничә ай инде Мәскәү бөтен дөньяны Украинаның көнчыгышында сугышучыларның федерализация өчен көрәшен һәм үзбилгеләнүгә омтылышын танырга чакыра. Шул ук вакытта "Роскомнадзор" "Себерне федеральләштерү" өчен йөрешне тыеп аның турында мәгълүмат урнаштырган сәхифәләрне ябарга куша. Чараны оештыручыларны "сепаратизмда" гаеплиләр. Британиянең BBC радиосына "Роскомнадзор"дан йөрешне оештыручы рәссам һәм җәмәгать эшлеклесе Артем Лоскутов белән әңгәмәне сәхифәдән алу таләбе килде. BBC әңгәмәне үз сәхифәсеннән алудан баш тартты, мәкаләнең эчтәлегенә генә үзгәрешләр кертте. BBC бастырган ул әңгәмәне үзләренә күчереп бастырган Русиядәге 17 сәхифә "Роскомнадзор" басымы астында мәкаләне сөртте.

Рәссамнәр Артем Лоскутов (с) һәм Мария Кисилева Pussy Riot панк төркемен яклап ясаган киемнәрен күрсәтә

Рәссамнәр Артем Лоскутов (с) һәм Мария Кисилева Pussy Riot панк төркемен яклап ясаган киемнәрен күрсәтә

Алар арасында азмы-күпме бәйсез Slon.ru сәхифәсе дә бар иде. Анда "Артем Лоскутов: без үз байлыкларыбызны бирәбез, җавап итеп ахмак кануннар алабыз" исемле мәкалә 30 июль чыкты. Русия прокуратурасы мәкаләнең "халыкны җыелып тәртип һәм канун бозуга, сепаратизмга" чакыруы сәбәпле алынуын таләп иткән. Slon.ru мәкаләне сөрткән. 2013 елның декабрендә кабул ителгән канун нигезендә халыкны интернет аша сепаратизмга чакыру өчен 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки биш елга кадәр төрмә яный.

Инде Новосибирскида 17 августка билгеләнгән чарага килгәндә, рәссамнәр һәм сәнгать кешеләре катнашында урам йөреше шәкелендә узар дип планлаштырылган әлеге җыенга прокуратура кисәтүенә кадәр игътибар иткән кеше булмады диярлек. Аны тыю карарыннан соң чара бөтен Русия һәм дөньяның игътибарын җәлеп итте. Оештыручылар аны уздыру өчен кабат хакимиятләргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте.

Куркуга сабышкан хакимиятләр Новосибирскига ОМОН, гаскәр һәм полиция китереп тутырыр. Шуңа таба бара

"Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез, без сепаратизмга һәм илне таркатуга чакырмыйбыз. Без "бандеровчылар" да түгел, ЦРУ (Үзәк Күзләү Идарәсе), Моссад һәм Британ күзләү хезмәте өчен дә эшләмибез. Без украин олигархы Коломойский, ГосДеп (АКШ Дәүләт Департаменты) акчасын алып ятмыйбыз. Куркуга сабышкан хакимиятләр Новосибирскига ОМОН, гаскәр һәм полиция китереп тутырыр. Шуңа таба бара. Әмма "Себерне федеральләштерү йөреше" турындагы хәбәр мәгълүмат чаралары аша еракка таралды", дип язган шушы чараны оештыручылар Vkontakte челтәрендә.

Украинада сепаратизмны тудырган Русия үзендә аның өчен төрмә белән яный. Мәскәү Донбасста федерализм таләп итүчеләргә ярдәм күрсәтә, халыкара җәмәгатьчелекне аларның бу хокукын танырга чакыра.

Себердә башланган әлеге каршылык хәрәкәтенең нигезендә икътисади авырлыклар һәм социаль гаделселек булуы билгеле. Новосибирски шәһәр башлыгы урынбасары Иван Стариков 17 август йөрешен оештыручыларга ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

Иван Стариков

Иван Стариков

"Федераль үзәк белән төбәкләр арасында проблемалар арта – бу чынбарлык. Төп проблема икътисадта, һәм якын киләчәктә хәлләрнең яхшыруы көтелми. Узган ел Русиядә 16-17 донор төбәк булган булса, быел аларның саны тугызга калды. Үзәктән ярдәм алмый башлаган төбәкләрдә халык борчыла башлады", диде Стариков Азатлыкның рус редакциясенә әңгәмәдә.

Новосибирски мэры урынбасары урам йөрешен оештыручыларны икътисади проблемаларга икътисади чишелеш табарга чакыра. Федераль үзәк белән төбәк арасында салым һәм бюджет реформасы кирәк, ди ул. Оештыручыларның "Җитте инде Мәскәүне туйдырырга", "Мәскәүгә чын Себерне күрсәтик" дигән шигарләрен ул "сепаратизм һәм тынычсызлыкка китерәчәк провокация" дип атый. Стариков үзе быел губернатор урынына дәгъва итә.

Төмәннән активист Вадим Тюменцев Новосибирскига 17 август ни өчен барачагын менә ничек аңлатты.

"Русия парламентында Себер кадәр зур төбәкнең вәкилләре юк диярлек. Анда аерым фракция юк. Себердә халык киң җәелеп яши. Русиянең якынча өчтән ике өлешен тәшкил иткән Себердә бары тик 18 миллионлап кеше яши. Безне Мәскәүдә ишетмиләр. Минем, без генә җафа чигәбез, дип башка төбәкләрне үпкәләтәсем килми. Әмма без үз сүзебезне хәзер әйтергә тиеш, чөнки моның сәбәпләре бар.

Безнең дә чиста су эчәргә, чиста һава суларга хокукыбыз бар. Атом калдыклары чүплегенә әйләнмәү, төбәкне үстерү хокукыбыз бар

Русия бюджетының зур өлеше монда табылган газ һәм нефтьтән төзелә. Русия хакимиятләре безнең бу беркемгә дә зыян китермәячәк чараны тыярга маташа. Безнең дә чиста су эчәргә, чиста һава суларга хокукыбыз бар. Атом калдыклары чүплегенә әйләнмәү, төбәкне үстерү хокукыбыз бар. Сәламәт яшәргә хокукыбыз бар. Халык хакимиятләргә менә шуларны искә төшерергә теләгән иде. Мәскәү безнең бу таләпләрне либераллар үз якларына каерып тагын да кискен куяр дип курка. Андый куркыныч та бар... ләкин яшәү үзе бик куркыныч бит ул. Аннан үләләр.

Барысын да хәзер үк ничек үзгәртеп булганын белмим. Әмма Себер Русия федерациясендә республика статусын алса, бюджетара килешү төзеп монда табылганның 50% монда калдыра башлагач вазгыять акрынлап үзгәрер иде", ди Тюменцев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG