Accessibility links

"Wi-Fi аша интернетка керүчеләрне контрольгә алу – сүз иреген буу"


Казан метросында әлегә кадәр теркәлмичә генә Wi-Fi кулланып була иде.
Казан метросында әлегә кадәр теркәлмичә генә Wi-Fi кулланып була иде.

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов Wi-Fi аша интернетка тоташучыларны контрольгә алуны сүз иреген буу буларак бәяли. "Телебит" ширкәте җитәкчесе Андрей Русаков "Элемтә турында" канунга үзгәрешләр кертәчәк күрсәтмәне "пешеп җитмәгән" документ дип белдерә.

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевнең җәмәгать урыннарында Wi-Fi-ны кем икәнлегеңне күрсәтеп кенә куллану күрсәтмәсен имзалады. Бу хәбәр бушка Wi-Fi тәкъдим итүчеләрне дә, кулланучыларны да зур аптырашта калдырды.

Казан метросын Wi-Fi белән тәэмин иткән "Телебит" ширкәте җитәкчесе Андрей Русаков бу хәбәрне җомга иртәсендә Казан һава аланына барганда күреп ала. Русаков һава аланына да Wi-Fi кую турында сөйләшү өчен юлга чыккан. Ул бу карарны тәгаенләнмәгән, күп нәрсәсе аңлашылып бетмәгән документ буларак бәяләде.

"Русия элемтә министрлыгыннан бу документка карата ниндидер аңлатмалар көне буе килеп торды. Әлегә без Казан метросында Wi-Fi-ны эшләүдән туктатмаска булдык. Бу күрсәтмәдән соң "Роскомнадзор" һәм башка дәүләт оешмалары ниндидер норматив документлар чыгарырга тиеш, ә алар юк.

Бу карарны гамәлгә куючы оешмалардан күрсәтмәләр булса, без дә кулланучыларыбызны теркәүне кертәчәкбез. Элемтә министрлыгы әлегә "челтәр операторы кулланучыга кем икәнлеген раслау өчен сорау җибәрергә, йә булмаса кулланучыга интернетны ачу өчен аның турында мәгълүмат тутырылачак бер форма тәкъдим итәргә тиеш" дигән аңлатма гына җибәрде. Без кулланучы үзе тутырачак дигәнен тәкъдим итәргә һәм аннан соң гына аны интернетка кертергә җыенабыз. Әмма әлегеләр турында бүген нидер сөйләп утыру иртәрәк, чөнки "Элемтә турында" канунга үзгәрешләр кертү күрсәтмәсеннән кала (Медведев имзалаган документ) бер нәрсә дә юк бит. Аны ничек гамәлгә кую юллары күрсәтелмәгән. Мисал өчен кулланучыларның мәгълүматлары ничек саклана һәм башкалар?", ди Русаков.

Аның сүзләренчә, Казан метросында көненә уртача 3,5 мең мәртәбә интернетка тоташалар. Күпчелеге социаль челтәрләргә керәләр ди Русаков.

"Телебит" метрога Wi-Fi куйыйк дип күптән тәкъдим иткән булган. Түрәләр озак уйлаганнан соң, Универсиада алдыннан гына җөръәт иткәннәр. Казандагы Бауман урамы, төрле күңел ачу үзәкләре һәм башкаладагы күпләгән рестораннар, кафелар бу ширкәт аша Wi-Fi-га тоташа. "Телебит" Wi-Fi-ны Казандагы башка вокзалларга кую турында планнар корган булган. "Барсы да тәгаенләнми торып киңәю турында уйлау иртәрәк", ди Рускаов.

Бу "Элемтә турында"гы канунга нигә үзгәрешләр кертергә теләгәннәр, ничек уйлыйсыз, дигән сорауга ул: "Симкарта алганда да син үзеңнең паспортыңдагы бөтен мәгълүматларны бирәсең. Өйгә интернет керткәндә дә, килешү төзегәндә, шулай ук паспорттагы мәгълүматлар тутырыла. Кулланучы аноним интернетка кереп, бәлки канунга каршы да, нидер майтара ала торган торган бер тишек калган иде. Күрәсең, хөкүмәт иминлек мәсьәләсен ахырга кадәр җиткерергә уйлаган", ди Русаков.

"Украина турындагы башка хәбәрләрне интернеттан таба идек"

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәзрахманов Дмитрий Медведевнең бу күрсәтмәсен "коточкыч" дип бәяләде. Аның фикеренчә, Европаның күп кенә илләрендә телефонга симкарта алганда да, Wi-Fi кулланганда да бернинди документ таләп итүче юк. Бу карарны ул сүз иреген, демократияне тулысынча буарга теләү буларак бәяли.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Бу – ирекне чикләүнең чираттагы адымы. Интернетта блогерлар өстеннән хәзер каты контроль урнаштырылды. Русиядә сүз ирегеннән хакимият нык курка, демократиядән нык шүрли. Хәзер мәгълүмат чаралары бер генә сыбызгы өрә. Дәүләт карамагындагы газетлар, радио-телевидение пропаганда машинасы булып тора.

Алар күпмедер дәрәҗәдә уңышка да ирешәләр. Мин авылларда кешеләр белән аралашам. Дошманны читтән, Кушма Штатлардан һәм башка илләрдән эзләүчеләр дә бар хәзер. Украинага гаскәр кертеп сугыш башларга кирәк иде дигән фикерләрне да ишетергә туры килә. Бу пропаганда машинасының эше. Моңа кадәр Украинадагы хәлләргә карата башка төрле карашларны интернеттан да таба ала идек. Хәзер Мәскәү моны ябу хәстәрен күрә инде", ди Фәйзрахманов.

XS
SM
MD
LG