Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:22

Татарстан Дәүләт шурасына үзен тәкъдим иткән "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин имза җыю баскычын уза алмау сәбәпле көрәштән төшеп калды.

Быелның 14 сентябрендә Татарстан Дәүләт шурасына депутатлар сайлау билгеләнгән. Шурага депутат булып сайлануга үзен тәкъдим итеп, "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин дә беркадәр омтылыш ясады. Ләкин ул намзәтлеккә имза җыю "баскычы"н уза алмау сәбәпле, көрәштән төшеп калды. Намзәт булып теркәлә алмау сәбәпләре хакында без Наил әфәндедән беркадәр мәгълүмат алдык. Беренче соравыбыз аның сайлау алды програмы белән бәйле иде.

– Наил, депутат була алган очракта сайланырга теләгән Мамадыш, Саба районнары халкына ниләр эшләргә вәгъдә иткән идең?

– Татарстан республикасының Дәүләт шурасына депутат буларак сайлансам, тормышның төрле өлкәләрендәге күптөрле сорауларны күтәрер идем. Шуларның беренчесе, әлбәттә, милли мәсьәлә.

Милләтебез өчен актуаль һәм хәл ителмәгән байтак кына сораулар җыелды. Шулардан милли мәктәпләр ябылуы, милли университет булмавы, тулысынча татар телле федераль телевизион канал булмавы, Казанда, һәм гомумән, Татарстанда татар телендә элмә такталар аз булуы, булганарының да хаталы язылуы.

Минемчә, Татарстанның тулы бер милли мәгариф системасы булырга тиеш. Читтән күпме сәгать, нәрсәне һәм ничек укытуны кушуларга чик куярга кирәк. Татарстан башкаласы Казанда нибары ике татар мәктәбе калды. Республикабызның район үзәкләрендә формаль рәвештә генә булса да татар мәктәбе дип атарлык милли мәктәпләр юк.

Татарстан Конституциясе буенча республикада ике дәүләт теле – татар һәм рус телләре. Тик бүгенге көндә, татар теле – формаль, сирәк кулланыла. Татарстанда татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итә торган кануннар кабул итү кирәк. Әйтик, Татарстандагы бөтен дәүләт, муниципаль, хезмәт күрсәтү, сату өлкәсендә эшләүчеләрнең ике дәүләт телен дә камил белүе хакында канун кабул итү мөһим. Вакыт билгеләргә, әйтик 2 ел – татар телен өйрәнү өчен. Күпсанлы тел курслары ачу. Телне белмәүчеләр өчен штрафлар системасын кертергә. Кеше бирелгән 2 ел вакыт эчендә ике дәүләт телендә дә хезмәт күрсәтерлек дәрәҗәгә җитә алмый икән - штраф, эштән куу.

Республика акчасы читкә китмәскә тиеш

Икътисад өлкәсендә дә кайбер фикерләрем бар. Төрле чыганакларга карасаң, Татарстан үзенең күпчелек эшләгән акчасын (79%ын) федераль үзәккә җибәрә. Минемчә, бу дөрес түгел. Республика үзендә акчаны күбрәк калдырырга тиеш. Нигә минем республика кемнедер ашатып торырга тиеш икәнен аңламыйм. Үзләре эшләсеннәр һәм ашасыннар. Федераль програмнарны үтәргә, армияне тәэмин итәргә, чиновникларга түләргә һәм федераль үзәк карамагында булган башка эшләр өчен 30% биреп бару җитәр дип саныйм. Калган акча республикабызны тотар өчен, мондагы кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртыр өчен калырга тиеш. Шулай булганда, бездәге тормыш шартлары җирләре аз булган, дөньяның алдынгы илләреннән начар яшәмәс иде. Ул акча пенсионерларның пенсияләрен, укытучы, табипларның, гади эшче кешеләрнең хезмәт хакларын күтәреп, аларның тормыш дәрәҗәсен арттыруга тотылса күпкә яхшырак бит.

Файдалы казылмалар турында 20-30 ел буена гәп куерталар. Минемчә, республикабыз җиреннән алына торган нефть, газ сатуыннан килгән акчадан беркадәр процент республикада яшәүче җирле халыкка түләнергә тиеш. Шулай ук нефть фондыннан һәр туган балага хисап ачылып 100 мең сум акча салынырга тиеш дип уйлыйм. Бу өлкәдә Канада, Согуд Гарәбстаны кебек илләр тәҗрибәсен өйрәнү кирәк.

Милләттәшләребезгә Татарстанга кайтуда ярдәм итергә кирәк

Татарстанда нефть фондын булдырырга һәм аңардан түбән процентлар белән (4-6%) республикада җир алып, өй төзеп яшәргә теләүчеләргә бирергә. Татарстаннан читтә яшәүче, бигрәк тә Үзбәкстан, Казакъстан һәм ерак илләрдә яшәүче татарларны Татарстанга кайтару програмы кирәк. Татарстанга кайтарып, Русия гражданлыгы алуда ярдәм күрсәтү, Татарстанда яшәү өчен эш-уку йортларына урнашуда ярдәм итү, җир сатып алыр өчен процентсыз акча яки түбән процентлы булган кредит бирү мөмкинлеген булдыру кирәк. Кызганычка каршы, бу тема яңгырамый һәм күтәрелми. Милләттәшләребезгә Татарстанга кайтуда ярдәм итү – Татарстанның зур бурычы булып тора. Үзем бик күп танышларымны беләм, Татарстанга кайтырга телиләр, тик Русия ватандашлыгы алу, эшкә урнашу авырлыгы аларга кайтырга мөмкинлек бирми.

Кеше хокуклары сакланырга тиеш

Республикабызда кеше хокуклары белән санлашмау гына түгел, аны таптау инде көндәлек гадәткә кереп бара. Берничә ел элек "Дальний" полиция бүлегендә кешене шампан шәрабе шешәсе белән җәзалау турында ишетми калган кеше сирәктер. Республикабызда актив рәвештә дәүләт сәясәте белән риза булмаганнар, үз фикерен тоткан кешеләр бастырыла. Әйтик, татар милли хәрәкәте оешмалары активистларына даими рәвештә басым ясап торалар, штрафлар белән буып, фикерләрне белдертмәскә телиләр. Мөселманнарга күпме авырлык килә. Йә тегендә, йә монда мөселманнарны кулга алалар, хокукларын бозалар, ниндидер гаеп тагып, җәза бирәләр. Хәтерләсәгез, 2012 елда Татарстанда шартлаулар булганнан соң, берничә йөз мөселман кулга алынып тикшерелде, күп көннәргә ябылып тотылды. Бу сорауны Дәүләт шурасында күтәрергә кирәк. Һәр очрак тикшерелергә тиеш. Үз вазифаларыннан файдаланып кеше хокукларын бозучыларны җавапка тарту кирәк.

Презедент атамасын саклау

2015 елда Русиядә республикаларда президент атамасын бетерүче канун үз көченә керәчәк. Бүгенге көндә президент атамасы бөтен республикалардан бары Татарстанда гына калды. Әмма федераль канун безгә дә үзгәртергә куша. Шуңа күрә, безнең беренче эшебез – Татарстанда президент атамасын саклап калу дип саныйм. Татарстан Югары шурасы ул федераль канунны Русия Конституциясенә каршы килүче канун буларак тануны сорап, Русиянең Конституцион мәхмәсенә мөрәҗәгать итергә тиеш дип саныйм. Үзем Дәүләт шурасында депутат булып керсәм, бу сорауны да күтәрер идем.

Социаль өлкәдә проблемнар җитәрлек

Социаль өлкәдә хәл ителмәгән сораулар байтак. Әйтик, балалар бакчалары җитмәү, аларга зур чиратлар булу, газ, ут һәм коммуналь түләүләрнең, ашамлыкларга бәяләрнең даими рәвештә артуы, түбән хезмәт хаклары – боларны барысын да хәл итү кирәк. Ә бит күпләр, "без нефть чыгара торган илдә яшибез түгелме соң, нигә бензин, газ өчен бәяләр шулкадәр югары?" дип дөрес сораулар бирәләр. Русия соңгы вакытта Төньяк Кореяга – 10 миллиард, Кубага – 30 миллиард доллар бурычны гафу итте. Шуңа да, газ һәм нефтька бай булган илдә, башка дәүләтләргә бурычларын гафу иткән вакытта, үзендә даими бәяләр артуы – күп аңлашылмаучылыклар һәм сораулар тудыра.

Гомумән алганда, мин күтәрергә теләгән мәсьәләләр бик күп. Сүз уңаеннан, республиканың митинглар турында кануны кешеләрнең җыелышырга, проблемнар хакында сөйләшергә, протест белдерергә хокукын боза. Ул канун Татарстан һәм Русия Конституцияләренә дә каршы килә. Депутат статусы булса, ул канунны Татарстанның һәм Русиянең Конституция мәхкәмәсенә бирү эше җиңелрәк булыр иде.

Төп эшчәнлек – татар халкының хокукларын яклауда булачак. Бүгенге көндә мин Татарстан парламентында татарларның хокукын турыдан-туры яклаучы депутатларны күрмим. Бар анда берничә депутат, мәҗлестән мәҗлескә йөреп, күп сүз сөйләп, шуны милләт өчен кайгырту итеп күрсәтеп, үзен күрсәтүчеләр. Көлке инде, Дәүләт шурасы бинасы янәшәсендә урнашкан Татарстанның Югары мәхкәмәсендә татар телендә язылган бер мәгълүмат та юк, татар телен белгән татар хөкемдарлары мәхкәмә эшләрен татар телендә үткәрүдән баш тарта. Калганын сөйләп тә торасы юк. Ничә ел Дәүләт шурасында эшләүче, татар мәнфәгатен кайгыртучы депутатлар хәтта шул хәлне дә яхшырта алмагач, белмим инде, нәрсә эшлиләрдер алар?

– Наил, менә мөстәкыйль рәвештә депутат булырга теләүчеләрнең кайберләре казнадагы урлашулар, хокук, канун бозулар, башка гаделсезлекләр хакында бәян итәләләр. Шуның белән депутат кәнәфиенә дә утыралар. Синең програмда бу юнәлеш юк. Бу инде синең мондый сәяси чарада яшь булуың, тәҗрибәсез булуыңны күрсәтәме? Югыйсә, син сайланырга теләгән Мамадышта, Сабада бар да ал да гөл түгелдер бит, нигә халыкның күзен ачарга омтылмадың?

– Беренчедән, мин мондый пиар белән шөгыльләнергә теләмим. Монысы монысын, тегесе тегесен урлады дип очколар җыярга теләгем булмады. Халык бу турыда болай да белә, аны урамга чыгып кычкырудан әллә ни зур файда булмас иде. Минем програм, сайлана калган очракта Дәүләт шурасында милли мәсьәләләрне күтәрү белән бәйле булачак иде.

– Сиңа нәмзәт булып теркәлү өчен Мамадыш, Саба төбәкләреннән никадәр имза җыю кирәк иде?

– Биредә миңа 1765 имза, шушы имзаларга өстәп тагын 10 процент җыярга кирәк иде. Бу киртәне уза алмауның сәбәпләре берничә. Имза җыю гади эш түгел икән. Аның өчен 2-3 ай алдан ук төпле команда туплау зарурдыр. Аларга түләү өчен кимендә 30-40 мең сум акча кирәк. Соңгы вакытларда штрафлар түләү аркасында, андый акча миндә юк иде. Административ киртәләр дә булды. Имзаларны теркәү кәгазьләре махсус теркәлгән типографияләрдә бастырылырга тиеш икән. Миңа бу хакта сайлау комиссиясендә әйтүче булмады. Имза җыю барышында гына шулай булырга тиешлеген искәрттеләр. Шуның аркасында миңа имза җыю эшен яңадан башларга, ягъни ике тапкыр җыярга туры килде. Шуңа тиешле вакытка тиешле имзалар җыя алмадым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG