Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов биш тәүлеккә тикшерү изоляторына ябылды


Рәфис Кашапов полиция бинасы янында
Рәфис Кашапов полиция бинасы янында

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов 7 август телефон аша прокуратурадан чакыру алган. Җомга көнне прокуратурага килгәч, аны тоткарлаганнар һәм биш тәүлеккә тикшерү изоляторына озатканнар.

Рәфиснең тормыш иптәше Нурзия ханым әйтүенчә, Кашаповка интернетта Русия-Украина мөнәсәбәтләре турында фикер алышуда гаепләү белдерелә. Әйтүләренә караганда, тикшерү изоляторында биш тәүлек утырганнан соң, Чаллы ТИҮе рәисенә яңа мәхкәмә билгеләнәчәк.

Азатлык хәбәрчесе зур борчуга, мәшәкатьләргә тарыган Нурзия ханым белән очрашты. Ул тормыш иптәше Рәфискә карата мондый көч куллануны башбаштаклык, куркыту сәясәте дип билгеләде. Кулга алуның, мәхкәмәләрдә булган хәлләрнең кайбер нечкәлекләрен дә бәян итте ул.

– 7 август кичен Чаллының прокурор урынбасары Рәфисне бүген сәгать тугызга прокуратурага чакырды. Шул китүдән соң вакыйга барышын белү өчен сәгать 11ләрдә шалтырата башладык. Рәфис телефонын алмады. Белүемчә, шул китүдән соң ук аңа мәхкәмә оештырганнар, биш тәүлеккә ябу турында карар чыгарганнар. Мәхкәмәдән соң телефон аша сөйләшеп булды, тиз генә. Утыртуның сәбәбе интернетта ниндидер рәсем куюда икән. Мәхкәмә карарында нинди сурәт, нәрсәнең кайчан, кайдан алып куелуы хакында да әйтелми.

Нурзия Кашапова
Нурзия Кашапова

Тагын бер кызык күренеш, Рәфис белән бергә бер урыс егетен, скинхедны хөкем иткәннәр. Шундый ук гамәл, шундый ук гаепләү, шундый ук маддә буенча. Нишләптер бу урыс кешесенә җәзаны бер тәүлек кулга алу белән биргәннәр, ә безнең татарларга шундый ук эш өчен биш тәүлек бирәләр. Бу хакта Рәфиснең үзеннән белдек. Рәфис кырында урыс кешесен хөкем итү уен гына да булырга мөмкин, янәсе, бу Татарстан, урысын да, татарын да утыртабыз, дип. Алай булгач ник икесен дә бер вакытка япмыйлар? Монда Рәфискә каршы ачыктан-ачык басым бара. Улыбыз аңа изоляторга әйберләр илткән иде. Шунда аңа әтисе: “борчылмагыз, биш тәүлектән чыгам”, дигән.

Минем уйлавымча, Рәфисны утырту интернеттагы рәсем-сурәтләр өчен генә түгел. Ул Украина-Русия мөнәсәбәтләре буенча гел үз фикерләрен әйтеп тора. Мәхкәмә карарында да төгәл күрсәтә алмаган гаепләү сурәте өчен генә утыртмаганнардыр дип уйлыйм. Ул сәяси эшчәнлеге, сәяси фикерләре өчен кулга алынды, утыртылды, диде Нурзия ханым Кашапова.

Хөкемдар карары:

XS
SM
MD
LG