Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:29

11 август Дөнья Шахмат Федерациясе башлыгын сайлау булачак


Кирсан Илюмжинов

Кирсан Илюмжинов

Норвегиянең Тромсё шәһәрендә бу көннәрдә Бөтендөнья шахмат олимпиадасы бара. 11 август анда Дөнья Шахмат Федерациясе башлыгын сайлау булачак. Федерациягә 181 ил керә. Президент дүрт елга бер сайлана. Бу урынга танылган шахматчы һәм Русия оппозициясе вәкиле Гарри Каспаров һәм 1995 елдан хәзергә кадәр оешманы җитәкләгән Калмыкстанның элеке җитәкчесе Кирсан Илюмжинов дәгъва итә.

Мәскәү Илюмжиновның кабат сайлануы өчен мөмкин булган барлык дипломатик һәм мәгълүмати чараларны кулланды. Каспаров Илюмжинов җитәкчелегендә Шахмат Федерациясе коррупциягә батты, дип белдерде.

"Путин режимы тулысынча аның ягында. Русиянең дөньядагы һәр илчелеге аны бу урында калдырыр өчен дипломатик эшләрен башкара. Һәркем моның шахмат өчен түгел, сәяси көрәш булганын аңлый. Әлеге көрәш Путинны тәнкыйтьләгән Гарри Каспаровка каршы түгел, 181 дәүләт кергән халыкара оешма өстеннән үз контролен урнаштырыр өчен көрәш", диде Каспаров.

Июнь аенда президент Путин журналистлар алдына Кирсан Илюмжинов белән чыкты. Ябык ишекләр артында узган сөйләшүләрдән соң Илюмжинов, дөнья чемпионы Магнус Карлсен ноябрьдә Вишванатан Ананд белән ноябрь аенда Сочида уйнаячак, бүләк фонды миллион ярым доллар булачак, дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG