Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International халыкара коалициянең Әфганстандагы тыныч халыкка һөҗүмнәре турында хисап чыгарды


Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Әфганстанда АКШ һәм башка халыкара коалиция көчләреннән туганнары зыян күргән тыныч халыкның гадел хөкемгә ирешә алмаулары турында хисап бастырды.

Әлеге хисапта Әфганстан хөкүмәтеннән НАТО һәм АКШ белән булган килешүләргә “тыныч халыкны канунсыз үтерүнең” барлык фактларын тикшерүне кертү сорала.

Хокук яклаучылар әфганнар гаделлек эзләүдә беркайда да мөрәҗәгать итә алмауларын төп дәлил буларак китерә. Amnesty Internationalның Азия-Тын океаны төбәге җитәкчесе урынбасары Дэвид Гриффитс журналистларга белдерүенчә, көнбатыш кораллы көчләрнең хәрби юстициясе тыныч халыкны үтерүне тикшерүне тәэмин итми. Хокук яклаучылар ачылмаган һәм җавапка тартылмаган җинаятьләр “куркыныч мирас” калдыра дип саный.

Amnesty International Әфганстанда тыныч халыкка һөҗүм нәтиҗәсендә, дистәләрчә әфганнар, шул исәптән йөкле хатын-кызлар һәм балаларның корбан булуы турында документаль дәлилләре барлыгын әйтә. Хокук яклаучылар әлеге һөҗүмнәрнең кайберләре “хәрби җинаять” буларак бәяләнә ала дип саный.

XS
SM
MD
LG