Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

Бүген Казанга поездда чираттагы тапкыр украин качаклары китереләчәк


Бүген Казанга Ростов өлкәсеннән украин качакларын алып киләчәкләр. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, барлыгы 60-80 кешенең килүе көтелә.

30 июль көнне Ил-76 очкычында Казанга инде йөзгә якын качак китерелгән иде. Алар «Стрела» кунакханәсенә урнаштырылды.

Татарстан миграция хезмәте 1 августка республикада ике меңнән артык качак теркәлүен белдерде. Аның 416сы Казанда калган.

Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин сүзләренчә, качакларның саны артканнан арта гына барачак. Ул казаннарны өйләреннән китәргә мәҗбүр булган бу кешеләргә ярдәм итәргә чакырды.

Мэрия качаклар өчен һуманитар ярдәм җыю үзәге ачылганны хәбәр итте. Тимер банкада төрле консервалар, ярма, токмач, чәй, шикәр, кофе, урын-җир һәм җылы киемнәр кирәклеге әйтелде.

XS
SM
MD
LG