Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмәс белән сөйләшү өчен Израил вәкиллеге Каһирәгә килде


Хәмәс белән озак вакытлы солых турында килешү өчен Израил вәкиллеге Каһирәгә килде. Алдагы көнне ике тараф та сөйләшүләрне дәвам итү өчен 72 сәгатькә утны туктату турында килеште.

Узган атнада Мисыр арадашчылыгында солых турында килешенгән иде, әмма инде өч көннән соң – 8 августта кораллы бәрелешләр дәвам итте.

Көнбатыш агентлыклар хәбәр итүенчә, бүген Газзә сызыгы күгендә Израил һава көчләре бернинди рейдлар уздырмады. Шулай ук башка ут ачулар да билгеләнмәде.

Мисыр тышкы эшләр министры тынычлык Газзә сызыгына һуманитар ярдәм кертүгә шартлар тудырырга тиешлегенә өмет белдерде.

Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху Хәмәс Израил җирләренә ракета җибәрүне туктатмаса, аның хөкүмәте фәләстиннәр белән сөйләшүләргә бармаячагын әйтте.

XS
SM
MD
LG