Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:33

Рашат Якупов фикеренчә, президентлыкны яклау, күпләрнең милли проектлар белән килүе, татар теленең абруен арттыру өчен тәкъдимнәрнең резолюциягә керүе – татар яшьләре форумының заяга узмавын күрсәтеп тора.

Рашат Якупов Дөнья татар яшьләре форумы, "Үзебез" хәрәкәте оештырган төрле милли проектларда актив катнаша. Ул форумның идарә әгъзасы. V форумга Рашат делегат булып сайланса, быелгы чарада "Мин татарча сөйләшәм - Tatweb" мәктәбен алып барды.

Форумнан соң интернетта бу чараны "тусовка", салым түләүчеләрнең акчаларын туздыручылар дип тәнкыйтьләүчеләр, бәйсез форум оештырырга чакыручылар да булды.

Рашат Якупов фикеренчә, президентлыкны сакларга чакыру, чарага күпләрнең милли проектлар белән килүе, татар теленең абруен арттыру өчен тәкъдимнәрнең резолюциягә керүе – татар яшьләре форумының заяга узмавын күрсәтеп тора. Якупов Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Әле генә үткән һәм аңа кадәр булган форумны чагыштырып карасак, уңышлы һәм уңышсыз яклар дип ниләрне санар идең?

– Соңгы форум югарырак дәрәҗәдә узды, чөнки делегатларның күпчелеге конкрет проектлар белән килде. Оештыру комитеты һәрбер делегат үзенең төбәгендә, чит илдә, яки Казанда булсынмы, татар теленә, татар милләтенә, мәдәниятенә, тарихына багышланган ниндидер бер проект тәкъдим итәргә тиеш дигән таләп куйган иде. Аларның иң яхшылары сайлап алынды һәм секция утырышлары проектлар мәктәбе буларак оештырылды. Бу мәктәптә татар теленә, мәдәниятенә тәэсир итә алырдай иң шәп проектлар тәкъдим ителде. Бу, миңа калса, иң отышлы ягы булгандыр. Делегатлар форумга күрер өчен генә түгел, ә мин татар милләте өчен нәрсә эшли алам, дигән сорауга җавап белән килгән иде.

Мин "Мин татарча сөйләшәм - Tatweb" дип аталган секциядә бу проектлар мәктәбен үткәрдем. Бу секциягә килгән проектлар белән яхшылап таныштым. Гомумән, татар телен үстерү максатында, заманча ысуллар кулланылган, бик тә кызыклы һәм эчтәлекле проектлар, фикерләр һәм идеяләр бар.

– Бу проектлар арасыннан үзеңнең күңелеңә кереп калган иң кызыклы дип кайсын атар идең?

– Миңа Мәскәүдән татар дизайнерлары Мәрданшиннар гаиләсенең "Әлифба" проекты ошады. Алар планшетлар һәм электрон әсбаплар өчен махсус кушымта булдыру өстендә эшлиләр. Бу бик кирәкле проект, чөнки хәзер кесәсендә смартфон, яки планшет булмаган кеше бик сирәк. Ә татар теленә бәйле кушымталар бездә юк дәрәҗәсендә. Безгә бу юнәлешне нык үстерү кирәк.

Мәрданшиннар "Әлифба" проекты белән таныштыра

Мәрданшиннар "Әлифба" проекты белән таныштыра

Ниһаять, Татарстан фәннәр академиясе белән берлектә Tat Dict дип аталган Android өчен язылган сүзлек чыкты. Ул бик сыйфатлы сүзлек.

Балалар белән эшли торган проектлар да шактый күп иде. Активист Айгөл Әюпова, баласына татарча тәрбия бирү максатыннан, "Үчтеки" дип аталган сайт башлап җибәрде. Анда балалар өчен шактый кызыклы материаллар бар. Алар заманча видеолар да төшереп куялар.

Тюльпан Миңһаҗева "Акыллым" дип аталган бик кызыклы проект тәкъдим итте. Балаларның мантыйгын, фикерләвен һәм тел байлыгын арттыру өчен татар телендә махсус карточкалар системасын булдырганнар. Тематик яктан бүлеп, алар белән эшләү ысулларын да күрсәттеләр.

Төрле проектлар бар иде. Кемдер төбәкләрдә дискуссия клубларын татар телендә генә үткәрергә тәкъдим итте. Гомумән алганда, бу проектлар барсы да кирәк һәм әһәмиятле дип саныйм мин.

– Барлык делегат та проект белән килгән идеме соң?

– Мин барлык делегатларның да анкеталарын карап чыкмадым. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганда һәм үзара аралашканда күпчелек егет һәм кыз реаль нәрсәдер күрергә, нидер ишетергә, нидер тәкъдим итәргә килгән иде. Хәзер форум күңел ачу чарасы гына, фәлән-төгән дигән тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Мин моның белән ризалашмыйм.

Төбәкләрдәгеләр өчен татар теле тансык, алар Казандагы һәм башка шәһәрләрдәге активистларны сирәк күрә. Алар бу проектларны күреп, илһамланып, монда күргәннәрен үзләренә кайтып җиткерербез дип китәләр. Якындагы елларда бу юнәлештә хезмәт итәргә тырышырлар.

100% барсы да шундый дип әйтү дөрес булмас. Бу хәл беркайчан да мөмкин түгел. Араларында бәлки артык кызыксынмаучылар да булгандыр. Нигездә, делегатларның күпчелеге билгеле бер максат белән, татар теленең үсешенә ничек тә булса тәэсир итү теләге белән килгән иде.

– Син үзең форумның пленар утырышында татар теленә кагылган тәкъдимнәр белән дә чыктың.

– Чыгышым тулысынча ике теллелеккә багышланган иде. Хәзер алдыбызда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мәсьәләсе тора. Барыбыз да беләбез, әлегә телебезнең дәрәҗәсе югары түгел.

Яшьләр форумы активистлары, "Үзебез" хәрәкәте координаторлары актив рәвештә хатлар язабыз. Без татар теле кулланылырга тиеш, яки кулланыла алырдай урынны күрсәк, анда хат җибәрәбез, яки җитәкчеләренә шалтыратып таләбебезне белдерәбез. Коммерцияле оешма икән, "без сезнең сатып алучыларыгыз, тавар тышлыгындамы, әллә элмә такталармы, аларны татарча күрергә телибез" дип сорыйбыз. Еш кына отписка, йә булмаса "хатыгызга рәхмәт" дигән җавап алырга туры килә.

Казанда тәрҗемә үзәге булырга тиеш

Хөкүмәт тә үз ягыннан аерым бер өлкәләрдә татар теле үсеше өчен тырыша. Без яшьләр, активистлар һәм хөкүмәт эшчәнлеген берләштерер өчен, Татарстан президенты каршында ике теллелек буенча омбудсмен кирәк дигән тәкъдим белән чыктык. Шулай ук Татарстан хөкүмәте каршында махсус иҗтимагый шура булырга тиеш дип саныйбыз. Иҗтимагый активистларны да кертеп, хөкүмәт белән бергә ике теллелекне үстерү өчен эшли торган оешма кирәк.

Мин тагын бер мәсьәләне күтәрдем, еш кына безнең элмә такталары бик хаталы була. Универсиада алдыннан Казан метросында харита һәм мәгълүматлар белән электрон такталар урнаштырылды. Татарчасын да ачтылар, әмма анда бер сүздә дүртәр хата күрергә мөмкин иде. Бездә белгечләр бар, әмма бу эш системага салынмаган.

Мин Казанда бердәм тәрҗемә үзәге булырга тиеш дип саныйм. Элмә такталарны һәм башкаларны тәрҗемә иткәндә бөтен оешмаларның тәрҗемәләрен үзәктәге белгечләр тикшерсә, бу татар телендә булган хаталарны шактый киметер иде.

Татар телен үстерү өчен аның куллану дарәсен киңәйтү кирәк. Татар теле төрле өлкәләрдә, яңа урыннарда кулланылырга тиеш. Прогресс булмаса артка китү башлана. Шуңа бәйле, бу форумда тагын бер тәкъдимем булды. Билгеле, безнең татар театрлары бар. Яшьләр анда, бәлки, елга бер тапкыр буладыр, ә аеруча мәдәният белән кызыксынганнар тагын да күбрәк йөри. Кинотеатрларга яшьләр, көн саен булмаса да, атна саен йөри. Кинотеатрлар яшьләрнең күңел ачу урыннарының берсе ул.

Казанда татар кинотеатрын ачу мәсьәләсе шактый актуаль. Татар фильмнарын төшерүне дә, чит ил фильмнарын татарчалаштыруны да җайга салу кирәк. Бу татар теле үсешенә зур этәргеч ясар иде. Белүбезчә, казакълар бу эшне башлаган һәм ул аларда шактый уңышлы бара.

Без бу проектларны резолюциягә дә керттек. Тәкъдимнәр белән чыгыш ясаган вакытта хөкүмәттән дә кешеләр бар иде, алар да тыңлап утырды. Бу юнәлештә эшебезне дәвам итәрбез дип уйлыйм, бер чыгыш белән генә чикләнү һич мөмкин түгел.

– Ничек уйлыйсың, ничектер мондый проектлар хөкүмәттә авырлык белән үтә. Яшьләр булдыргансыз, әйдәгез без моны эшлик, дип канатланып күтәреп алмыйлар. Элмә такталарны инде ун елга якын сөйлиләр, телләрне үстерү програмына да миллионнар бүленә, әмма әле һаман да очы-башына чыкканнары юк.

– Мин үзем ул даирәгә якын кеше түгел, аларның эчке тормышларын белмим. Ни генә булмасын, бу өлкәдә туктап калырга ярамый. Без татар теле, татар милләте үсеше өчен үз тәкъдимнәребезне җиткерик, бу юнәлештә эшебезне дәвам итик, вакыты белән килер, Аллаһ бирса!

– Форум вакытында интернетта катнаш никахлар турында дискуссия оештырып вакыт үткәрү кирәк идеме дигәнрәк бәхәсләр дә булып алды.

– Татарда дини юнәлештәге, әхлак тәрбиясе көчле булган традицион гаилә дигән төшенчә бар һәм безнең милләтебезне саклап калган факторларның берсе булып тора. Хәзер бу карашлар бераз югалып бара. Чит илләр тәэсирендә гаилә төшенчәсе юылып бара кебек. Бу мәсьәләне күтәрү шактый актуаль иде, чөнки яшьләр төрле яктан килә, һәм алар төрлесе төрле фикердә. Тел чын мәгънәсендә гаиләдә генә саклана һәм мәдәниятебез дә, милли үзаң да гаиләдә бирелә. Бу мәсьәлә беркайчан да актуальлеген югалтмаячак.

– Төбәкләрнең лидерлары булган татар яшьләре иң кимендә үзләре шуны аңлап һәм кайткач үзләрендә дә аңлату эшләрен башласалар, бу бәхәс клубының файдасы булачак дип әйтәсең килә инде.

– Әлбәттә!

– Форумнан соң, интернетта бу оешма хөкүмәт канаты астында, һәм шуңа күрә, милләт өчен артыгын кыймылдый алмый дигәнрәк фикерләр дә калдырдылар. Алар бәйсез форум оештырырга кирәк дип тәкъдим итә. Моңа ничек карыйсыз? Яшьләр форумы бәйсез була аламы?

– Форумда ачык микрофон куелган иде. Фикер белдерергә теләүчеләрне беркем дә чикләмәде. Шул ягын да әйтим, бу форумның максаты – бәйсез оешма булып ниндидер белдерүләр ясау түгел, ә яшьләрне җыеп, аларны мөмкин кадәр илһамландыру иде.

– Бу форумга һаман шул бер үк кешеләр йөри дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар.

– Бу ягын тулысынча җирле оешмалар хәл итә. Делегатлар җирле оешмалардан сайлана. Миңа калса, бер яктан тәҗрибәле кешеләр дә килергә тиештер. Шулай ук даими рәвештә делегатларны яңартып тору кирәк. Яңаларны китереп аларны да татар хәрәкәтенә кертеп җибәрү дә әһәмияткә ия.

– Интернетта форумны хөкүмәттән зур акчалар алып, хөкүмәт җырын гына җырлаучы "тусовка" дип язучылар да булды.

– Мондый сүзләр еш ишетелә. Миңа калса, кемдер эшли, әйтик, кемдер бу эшне тәнкыйтьли. Бу һәрвакыт була торган әйбер. Форумны бары тик "тусовка" гына дип атау дөрес түгел. Дөрес, килгән делегатлар арасында төрле кеше бар. Кемдер бер максат белән, кемдер икенче максат белән килгән. Төрле төбәкләрдән, төрле илләрдән татар яшьләрен җыеп, аларга актуаль мәсьәләләрне аңлатып, фикер алышып һәм татар теле, мәдәнияте, рухи кыйммәтләр үсешенә аларны илһамландыру – бу үзе генә дә шактый әһәмиятле әйбер.

Әйтик, форумның бер көнендә Болгарга бардык. Әле гомерендә дә мәчетләрне күрмәгән, татар мәдәниятенең шундый югары дәрәҗәдә, ә тарихының бик тирән булуын белмәгәннәр дә бар. Алар монда килеп Болгарны, безнең мәчетләребезне күреп илһамланып кайтып китәләр. Миңа калса, форумның програмы шактый яхшы уйланылган иде.

Җитди сөйләшүләр дә күп булды. Әйтик, пленар утырышта президентлыкны саклау белдерүен кабул итү – зур әһәмияткә ия, чөнки иҗтимагый фикер иде ул. Бу форумда җитди сөйләшүләр һәм фикерләр күп булды.

Форум кирәкмәгән "тусовка" дип әйтүчеләр, миңа калса, бик үк хаклы түгелдер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG