Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:16

Бүген Казанга Украинадан бер төркем качаклар килде. 64 кешенең күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар. Аларны «Казан-2» вокзалында Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре каршы алды һәм кунакханәгә озатты.

«БИЗНЕС Online» язуынча, бүген алар медицина тикшеренүе узачак, ә аннары федераль миграция хезмәте идарәсе вәкилләре белән очрашып вакытлыча яшәү документларын тутырачак, шуннан соң качакларга бүлмәләрдән ачкычлар биреләчәк. Кунакханәдә аларны бушка өч тапкыр ашату каралган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG