Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау атларын татар иярли башлады


Ипподромның яңа җитәкчесе Марат Гатин
Ипподромның яңа җитәкчесе Марат Гатин

Ижау шәһәре ипподромына яңа җитәкче итеп милләттәшебез Марат Гатин билгеләнгән.

Татар халкы борынгыдан атлар яраткан. Атлар белән милләттәшләребез эш итә белә. Шуңа да республика ипподромына яңа җитәкче итеп Марат Гатинны билгеләгәннәр. Ул берничә ай эчендә инде ипподром эшчәнлегенә үзгәрешләр керткән.

Ипподром
Ипподром

Ипподромда үзгәрешләр күзгә күренеп тора. Ерактан керү юлларында, трибуна өсләрендә ат сурәтләре төшкән матур плакатлар барлыкка килгән. Ишекләр дә, капкалар да алыштырылган. Ике айда әллә ни эшләп булмаса да, болар күзгә күренә. Ипподромның төзекләндерү програмы булдырылган. Алар нигезендә - чабышлар уздыру юлларын заманча технологияләр кулланып эшләү. Тамашачы өчен трибуналарны төзекләндерү. Әлегә боларны башкару өчен финанс та каралмаган, техникада юк. Марат Гатин ипподромда кирәкле эшләрне башкару өчен хәтта үзенең йөк машинасын да китергән.

“Авыл хуҗалыгы министрлыгы, хакимият ярдәм итәргә риза”, диде Марат Гатин. Тагын иганәчеләр дә табылса, барлык эшләрне башкарып булачак. Мин моңа бик ышанам. Шуңа да бу эшкә алындым”, диде ул.

Матур арбалар ярышы
Матур арбалар ярышы

Биредә әлегә зур ат чабышлары уздыру гадәткә кермәгән. Дөрес, 70нче елларда ат чабышлары оештырылган. Марат Гатин тамашачы өчен кызыклы ат ярышларын оештырырга ниятли. “Татарстан һәм Башкортстанда зур ипподромнар, анда ат ярышлары еш уздырыла. Бездә дә аларны уздырырга кирәк. Әмма алар даими булырга тиеш. Ай саен яисә айга бер тапкыр булса да. Анда зур призлар уйнатылса, халык та килер, катнашучылар да булыр, мин моңа ышанам”, диде Марат.

2010 елгы Сабантуенда атлар ярышы
2010 елгы Сабантуенда атлар ярышы

Ипподромның үзенең алты дистә аты бар. Күбесе менге атлар. Шулай ук ике тәгәрмәчле арбалар җигелгән атлар ярышында катнашучылар да байтак. Шулай ук кешеләр шәхси атларын да килешү нигезендә биредә асрый икән. Ярышларга Удмуртиянең башка төбәкләреннән дә килерләр, Сабантуйга күпләп киләләр дигән уйларын да җиткерде яңа җитәкче.

Ә атларны карау ипподромда югары дәрәҗәдә куелган. Аларны вакытында ашату, урыннарын чистартып, сәламәтлеген даими тикшереп тору – канун.

Ат – бик сизгер мал. Аларның һәркайсының үз холкы. Йомшак, күндәм һәм бик тискәреләреләре дә бар икән. Ярышлар якынлашуын да җайдаклар сизенеп тора икән. “Аларны башкача йөгәнлиләр, шуңа, сизенеп, йөгерергә ашкынып торалар”, диде ипподром зоотехнигы Людмила Белова.

Мал табибы Анна Барбакова
Мал табибы Анна Барбакова

Малкайлар үзләрен карап, саклап торучыларга бик рәхмәтле. Кайбер атлар янына мал табибы Анна Барбакова үзе генә керергә батырчылык итми икән. Шул ук вакытта төрле авырулар белән чирләүче балаларны малкайлар дәвалый да. Моның өчен ипподромда берничә "Вятка" токымлы атлар асрыйлар. Шулай ук ат спорты клубында да балалар атларда йөрергә өйрәнә ала. Хәтта ата-аналар биш яшьлек сабыйларын да бирегә китерәләр, дип уртаклашты тренер Юрий Сиунов.

Атлар тыңламый
Атлар тыңламый

Ипподромның ат спорты клубында шөгыльләнергә теләүче малай-кызлар иң беренче чиратта малкайларны яратырга, аларны карарга теләге булырга тиеш дигән фикердә Юрий Сиунов. Клубта алардан алдынгы спортчылар әзерләү максат итеп куелмый. Тренер Юрий Сиунов биредә инде берничә дистә ел. Тормышын атлар белән бәйләвен нәселдән күрә. Бабасы атлар тоткан. Шәкертләрендә дә атларны ярату хисен тәрбияләгән. Хәзер инде аның укучылары үзләре клубта яисә ипподромда хезмәтен дәвам итә.

Ипподромда эш һәр көн кайнап тора. Әмма һәр эшнең үз чираты. Атларга мәхәббәте зур булган ипподромның яңа җитәкчесе Марат Гатин киләчәктә биредә 70нче елларда гадәти күренешкә әверелгән даими ат чабышларын уздырырга хыяллана. Ә моның өчен ипподромны тулысынча тәртипкә китерергә кирәк, диде Марат.

Ипподромда берничә ел милли бәйрәмебез Сабантуйлары да гөрләп узды. Бәйрәмне биредә оештыруны кире кайтару – Марат Гатинның хыялы. “Эшләрбез. Булдырырбыз! Татар оешмалары да ярдәмгә килер дип ышанам”, диде яңа җитәкче.

XS
SM
MD
LG