Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:01

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI Бөтенрусия корылтае ачылды.

10-13 августта Казанда үтүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары, этномәдәни (татар) белем бирү оешмалары хезмәткәрләре корылтаена Русиянең 34 төбәгеннән биш йөзләп вәкил җыелды. 11 августта Татарстан фәннәр академиясе бинасында аның пленар утырышы үтте. Биредә кайбер төбәк вәкилләре тарафыннан да чыгышлар ясалды.

“Татар мәктәбе өчен аерым бина сорарга кирәк”

Сембер өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин үз чыгышында әлеге төбәктәге милли мәгариф мәсьәләсендәге проблемнар хакында әйтеп узды:

“Кызганычка каршы, һәр төбәктәге сыман бездә дә мәктәпләр һәм укучылар, шул исәптән, татар милләтеннән булган балалар саны елдан-ел кими бара. Мәктәпләрдә акча бала санына карап бүленеп бирелә башлау милли мәктәпләргә бик каты тискәре йогынты ясады. Шунлыктан 2006 елда Сембердә ачылган татар мәктәбе узган ел янәшәдәге мәктәп белән берләштерелде.

Монда без үзебезнең зур гаебебез дип саныйбыз һәм моны тәҗрибә рәвешендә башка төбәкләргә дә әйтәсем килә. Без ул мәктәпне бер бинада ике мәктәп базасында ачкан идек, бер якта укыдылар рус балалары, бер якта - татар милләтеннән. Аның бөтен хуҗалык эшләре бер мәктәп директорына бирелде. Шуңа күрә дә безнең зур авырлыклар килеп чыкты. Аннан соң БДИ нәтиҗәләре дә бик түбәнәя башлады, шунлыктан бу мәктәпләр берләштерелде.

Бик авырлык белән булса да, дәресләр бераз кыскартылса да, без әлеге мәктәптә татар теле укытуны саклап кала алдык. Гомумән, бу мәктәп хәзер этно-мәдәни мәктәп, анда татар, чуаш, мордва балалары үз телендә өйрәнә алу хокукына ия булдылар. Шуңа күрә, киләчәктә әгәр берәр төбәктә мәктәп ачарга мөмкинлек булса, татар мәктәбе өчен аерым бина сорарга кирәк. Бер казанда ике баш беркайчан да була алмый.

“Татар төркеменә килүче булмады”

Милли мәгариф системындагы проблемнар һәм югалту турында сөйләгәндә, мин һич кенә дә Сембер педагогия университетындагы милли төркем турында әйтми уза алмыйм. Узган гасырның туксанынчы елларында ачылган һәм бюджет хисабына укытыла торган татар, чуаш төркемнәренә укырга килүчеләр булмаганганлыктан алар ябылды. Әлеге татар төркеме ябылуда беренче чиратта без үзебез - татар җәмәгатьчелеге һәм авыллардагы татар теле укытучылары да гаепле дип саныйм.

Әгәр дә дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда ата-аналар белән яхшы эш алып барылса, ана теленә мәхәббәт, укытучы һөнәренә ихтирам уятылган булса балаларда әлеге төркемнәргә бюджет хисабына укырга килүчеләр бик күп булыр иде, дип уйлыйм .

Русиянең һәр төбәгендәге кебек үк милли тормышта кыенлыклар бездә дә җитәрлек. Гомумән, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга Русиядә яшәү, милли мәгариф системын җайга салу элек тә авыр булган, хәзер дә җиңел түгел. Алга таба тагын да катлаулы булачак. Моны без тоеп торабыз.

Федераль мәгариф министрлыгы тарафыннан елдан-ел милли телләрне кысучы карарлар һәм кануннар кабул ителә. Өлкәбездәге татар авылларындагы мәктәпләр ябылу безгә икеләтә авырлык тудыра. Чөнки татар авылында мәктәп ябылгач, андагы балаларны күчерәләр рус яисә чуаш авыллары мәктәпләренә. Ә рус мәктәбендәге мохит тә, тәрбия дә безнеке түгел инде, ә татар теле турында бары тик хыялланырга гына кала.

Шулай да соңгы ике елда безнең автономия һәм татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән без өлкәбезнең өч районындагы татар мәктәпләрен саклап кала алдык”, дип сөйләде Рәмис Сафин. Ул билгеләп узганча, бүгенге көндә Сембер өлкәсендә татар теле дәресләрдә һәм факультатив буларак 59 мәктәптә укытыла.

Корылтай делегатлары 12 августта Саба районында үткәреләчәк секция утырышларында катнаша, биредә шулай ук корылтай эшенә йомгак та ясалачак. 13 августта вәкилләр үз төбәкләренә юл тотачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG